Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:28

Төмән янындагы Ямбай авылыннан килеп утырган балыкчылар нигез салган Индрәй авылында балыкчылык кәсебе төп яшәү чыганагы булудан туктаган.

Җылым белән бер тартканда утызар тонна чыккан балыклар истәлек булып кына калган инде. Тик моның сәбәпләре дә бар.

– Быел Индрәй күлендә балык аз булды. Мәчет эшләре белән йөреп үзем балык белән шөгыльләнә алмадым. Ә болай авылда бу эшне төп кәсеп иткән, рәсми рөхсәт алган өч шәхси оешма бар, минем “Анкар” кооперативы белән дүртәү була. Мин балыкчылык эшенә 2007 елда керешкәндә бер генә бригада йөри иде. Авыл хакимиятенең балыкчылык оешмасы ул елда ярты миллион сум бурычы булып, банкротлашкан иде.

Язгы Индрәй күле

Язгы Индрәй күле

​Вакытлы эш бит ул, салкын чорда гына балык тотуны оештырырга мөмкин. Җәен ул тиз бозыла. Зур күләмдә тотылган балыкны сакларга урыныбыз юк, оешмалар да кабул итмиләр. Шәхси кешеләр көнлек 20-30 килограмм балыкны сатып та бетерә алалар. Кышын килешүләр төзибез, сатучылар килеп алып китәләр. Ул яктан җайланган. Тагын да балыкның өстә йөрүе атмосфера басымына да бәйле: һава торышы түбән булса да, югары булса да – аста ята. Быел кыш буе һава торышы кинәт кенә үзгәреп торды.

Ә балыкчыларның күбесе кышын балык тотса, җәен утын, ком, тирес, торф саталар, яисә башка эштә эшлиләр.

Сәдакасын да биреп торырга тырышабыз: мәчеткә ел да мохтаҗларга, өлкәннәргә тарату өчен алып киләбез, дини бәйрәмнәр уздыруда ярдәм итәбез. Ел да балык күп булсын дип теләү – Коръән ашы үткәрәбез.

Хәмзә Камалов музейдагы балык тоту кирәк-яраклары янында

Хәмзә Камалов музейдагы балык тоту кирәк-яраклары янында

Балыкчылык ул шундый эш: бер ай йөрисең, беркөнне кинәт кенә җылымга бөтен чыгымны капларлык балык керә. Ә чыгымнар аз түгел, көненә ягулыкка гына 3-4 мең сум акча тотыла. Балыкчыга эше өчен көненә кимендә 500 сум түләргә кирәк. Җылымны ерттырып куйсаң – анда бөтенләй зур акча таләп ителә. Җылым бик зур һәм кыйммәт тора.

Боз эрүгә ауга күп эләкте. Тик рөхсәтсез эш итәләр, кичен ауны куйсалар, иртән иртүк алалар. Тикшерүчеләр күрми кала. Шәхси кешегә мең ярым сум штраф, күпмени ул, балык булса хәзер эшләп алалар ул акчаны. Зурлыгына карап, килограммын 50-70 сумга саталар. Без кышын 30дан да артыкка тапшыра алмыйбыз. Бездән сатып алучылар аны 120шәр сумга озаталар, - дип сөйләде Хәмзә Камалов.

Балык күп булсын дип теләү

Балык күп булсын дип теләү

Аның сүзен раслап яшьтән үзе өчен балык тотучы Рамил Биктимиров: “Балыкчының арты юеш”, дип юкка гына әйтмиләрдер, - дип көлде. - Монда табигатьне ярату, иртән чыккан кояшка соклану, төрле кошларның тавышларына хозурлану һәм кичә генә калдырган ауда ни барлыгын тизрәк белергә теләү, мавыгу йөртә булыр инде. Ә кышкы күл үзенә бер гүзәллек дөньясы.

Индрәй күленең балыгы тәмле бит ул. Аны ашаган саен ашыйсы килеп тора. Күчтәнәчкә бирергә дә кулай. Төрле дәрәҗәдәге түрәләргә бүләккә таратылган балык белән индрәйләрнең төрле дәүләт оешмаларында танышлары җитәрлек иде элеккерәк елларда. Хәзер дә кайбер очракларда файдасы тия. Акча туплаучыларга балыкчылык һөнәре юлдаш түгел”.

Элекке балыкчылар

Элекке балыкчылар

1923 елда оешкан балыкчылар артеленә дә быел 92 ел була. Индрәйләр бу шөгыль белән сугыш елларында да җан саклап калганнар. “ Мин кечкенә булганмын, әтием “бронь” белән калган. Гомумән, фронтны балык белән тәэмин итеп торган “Кызыл балыкчы” колхозы колхозчыларының күбесе армиягә алынмаганнар, - дип исенә төшерде Хәлбиҗамал Мөхәммәтҗанова. - Әтием, апам балык тотып, аны хөкүмәткә тапшыралар иде. Балыкны, җылымны, башка кирәк-яракларын ат, сыер җигеп ташыйлар.

Индрәй хакимияте гербында да алтын табан балыгы

Индрәй хакимияте гербында да алтын табан балыгы

Кышкы салкыннарда аякларына, кулга, өскә җылы кием юк. Ул вакытлардагы ачы суыкларны, күлдә интегүләрне әле дә ачынып искә ала 94 яшьлек Әбделкавый әкә Арипов. Аларга он, шоколад, повидло биргәннәре хәтердә. Аннары үзем дә 14 яшьтән колхозда эшләп киттем, балыкчылар бригадасында да йөрдем. Өлкә буйлап күлләрдә балык тоттык. Бераз акча, я балык белән эш хакы түлиләр. Аны 30-40 чакрымдагы Төмәнгә күтәреп сатарга алып барабыз. Базардан куалар, саттырмыйлар. Аннары өйләр саен тәрәзә шакылдатып балык сатып йөри идек”.

XS
SM
MD
LG