Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар җәмәгать эшләренә мәҗбүр ителергә тиешме?


Мәктәп укучылары Теләче Сабантуенда. 2014 ел
Мәктәп укучылары Теләче Сабантуенда. 2014 ел

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов укытучыларны урам каравылы, Сабантуй, сайлау кебек чараларга җәлеп итүгә каршы.

Теләче районындагы мәктәпләрнең ир-ат укытучылары кичләрен урам каравылына чыга башлаган. Алар кичке тугыздан төнге уникенче яртыларга кадәр мәдәният йорты ябылып, авыл бер кат тынычланганчы җәмәгать урыннарына, урамнарга күз-колак була. Каравылчылар исемлеге алдан төзелгән. Бу исемлеккә укытучылар белән бергә авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр дә кергән. Ихтыяри халык дружинасы (ДНД) дип аталса да, бу исемлек төзелгәндә "теләге булганнар гына каравылга чыга ала" дип тәкъдим ясалмаган. "Кирәк" дип аңлатканнар. Әле махсус киемнәр дә тегеләчәк дип белдергәннәр.

​Авылдагы полиция хезмәткәренең беркадәр эшен, дәрескә әзерләнәсе урынга, укытучылар өстенә дә өйгәннәр булып чыга. Бу хәбәрнең дөреслеген белү өчен Азатлык Алан мәктәбенең математика укытучысы Айрат Каюмовка шалтыратты. Ул: "Әйткәч йөрисең инде, кая барасың, каршы килеп булмый. Кич чыга торган укучылар да бар бит. Без аларны өйләренә борып кайтарабыз", дип белдерде.

Бу көннәрдә Теләче районындагы мәктәпләрдә укучылар һәр көнне диярлек район үзәгенә җыела. Алар 6 июнь көнне булачак Сабантуй тамашасында катнашачак. Бу эшкә 6,7,8,10нчы сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Аларны укытучылары озата бара. Укытучылар шулай ук район Сабантуена читәннәр дә үрәчәк, авыл өйләре дә ясаячак. Бу "ярдәм" дә өстән күрсәтмә белән төшкән. Теләче районындагы авыл мәктәпләре ел да ихтыяри-мәҗбүри рәвештә бушка мәдәният хезмәткәрләренә милли бәйрәмне үткәрергә булыша. Алар моңа күнеккән инде.

"Мин балаларга зыяны бар дип санамыйм. Шунда барып иптәшләре белән шаярышып-көлешеп кайталар. Башка мәктәп укучылары белән дә очрашалар, танышалар. Балалар арасында барасы килмәгәннәре дә бар. Мин сыйныфны җыям да, Сабантуйга әзерләнергә барасы бар дип әйткәч, алар "ярар" диләр", ди Каюмов.

Наталья Карпова
Наталья Карпова

Теләче районының мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова Азатлыкка укытучыларның җәмәгать эшләренә үз теләкләре белән генә җәлеп ителгәнлеген белдерде.

"Сабантуй үткәргәндә безнең балалар да еш катнаша. Без балаларның үзләрен генә сыйныф җитәкчеләре һәм педагоглардан башка Сабантуй тамашасын кабатлауларга җибәрә алмыйбыз. Бу эшләр барсы да укыту-тәрбия процессы кысаларында һәм укыту өчен бирелгән вакыт эчендә башкарыла. Шуңа күрә, мин барсы да мәгарифкә куелган таләпләргә туры килә дип исәплим.

Урам каравылларга чыгу ул ихтыяри. Кайбер авылларда тәртип бозган балалар булганга, укытучылар әти-әниләр белән контрольгә чыга. Әмма бу эш ихтыяри. Балаларның кичен урамда булу турындагы канунга да каршы килми. Урамга чыгу-чыкмауны мәктәпнең ата-аналар комитеты хәл итә", диде Карпова.

Татарстанда һәр район үз кагыйдәләре белән яши күрәсең. Балык Бистәсе районында Сабантуй мәшәкатьләрен мәктәпләр өстенә өймәгәннәр. Урта Тегермәнлек мәктәбе мөдире Илфар Габдрахманов сүзләренчә, район Сабантуенда аларның физкультура укытучысы гына катнаша.

Илфар Габдрахманов
Илфар Габдрахманов

"Ул спорт белән шөгыльләнгәнгә, теләп риза була, әлбәттә. Аннан кала балалар һәм олылар көрәшендә кем хөкемдар булсын соң инде?" ди Габдрахманов. Сабантуй тамашасында катнашучыларга килгәндә, ул районга җырга-биюгә бик оста булганнар гына чакырылганлыгын әйтә.

"Мисал өчен, минем кызым Айсылуны җырларга дип район Сабантуена чакырдылар. Ул мәҗбүри түгел, кызым бик теләп ризалашты. Бу чакыру минем өчен дә, аның өчен дә зур дәрәҗә", ди Илфар әфәнде.

Аның сүзләренчә, авыл укытучысы җәмәгать эшләреннән, хакимиятләр кушкан йомышлардан бөтенләй үк читтә түгел. Бигрәк тә сайлауларда хатын-кызлар төп терәк булып тора. "Тегене сайла, моны сайла дип үгетләүләргә җәлеп итү юк. Белемнәре булгач, кануннарны да белгәч сайлау комиссияләренә чакыралар. Кәгазь эшен белгән, матур язганнар кирәк бит. Бу эшкә укытучы хатын-кыз бармыйча, кем барсын инде?" дигән сорау куя мөдир.

Алан мәктәбе укытучысы Айрат Каюмов та авылда сайлау алдыннан укытучыларны үгетләүче (агитатор) итеп җәлеп итүләрен дә әйтә.

Саба районы мәктәпләре укытучылары да үзләрен сайлауларга үгетләүче, сайлау комиссиясе әгъзалары итеп җәлеп итүләрен белдерде. Бу районда Сабантуй тамашаларына да укучылар әледән-әле җәлеп ителеп тора.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов укытучыларны урам каравылларга, Сабантуй мәшәкатьләренә, сайлау эшләренә җәлеп итүгә каршы икәнлеген белдерде. "Укытучы өчен дәрес иң беренче урында булырга тиеш", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG