Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада инвалидлар өчөн теннис корты ачылды


Уфада инвалидлар өчөн теннис корты ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Уфада махсус интернат-мәктәптә инвалидлар өчөн теннис корты ачылды. Заманча технологияләр ярдәмендә эшләнгән спорт объектында кызлар һәм егетләр өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Мәсәлән, анда коляска белән теннис уйнарга, тренажер залында күнекмәләр эшләргә мөмкин. Мәктәптә Русиядә беренчеләрдән булып коляскаларда теннис уйнау түгәрәге эшли башлады. Хәзер мәгариф оешмасы ил командалары өчен спортчылар әзерләячәк.Спорт объекты узган елның декабрендә төзлә башлады. Теннис кортында һәм күнекмәләр залында укучылар атнасына дүрт тапкыр шөгыльләнәчәк. Табиблар һәм тренерлар белдерүенчә, мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның теннис уйнаудан аркалары төзәя, хәрәкәтләре яхшыра.

XS
SM
MD
LG