Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

"Балаларны планшетлардан аерасы иде"


Балаларны яклау көне алдыннан Татарстанда чыгучы татарча дүрт балалар басмасының иң күп тиражлысы – “Салават күпере” журналы белән элемтәгә кердек. Баш мөхәррир Зилә Хөснетдинова ниләр бастыруларын, Георгий тасмасы кебек сугыш атрибутларын ничек балаларга аңлатуларын сөйләде.

Татарстанда балалар өчен чыгучы татарча дүрт басма матбугат барлыгы билгеле. “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы – болар дәүләт акчасына эшләнсәләр, дүртенчесе – “Тылсымлы куллар” балалар журналы хосусый санала. Аны аерым кешеләр чыгара. Без балаларга иң күп таралган, ун меңләп тиражы булган “Салават күпере” журналы белән тулырак танышу нияте белән баш мөхәррир Зилә Хөснетдинова белән әңгәмә кордык.

–​ Татар балалар матбугатыннан тыш, Русиядә, дөньяда сабыйлар өчен чыккан газет-журналлар белән танышып барасызмы?

– Мәскәүдән алабыз, башка илләргә заказлар бирәбез. Төркиядә чыккан журналлар белән танышып барабыз. Чөнки, безгә дөнья массакүләм чараларын белеп тору мөһим.

–​ “Салават күпере”нең тиражы төгәл саннар белән алганда күпме, мәҗбүри алдырту бармы әле? Журналны укучылар белән элемтә нинди юллар аша бара?

– Укучылар саны ун меңгә якын. 25 ел дәверендә без иң күп тиражлы журналлардан саналабыз. Димәк, без кызык һәм кирәк. Без мәҗбүри ата-аналарга, балаларга журналны алдыртмыйбыз. Барысы да ихтыяри, кызыклы рәвештә укучыга тәкъдим ителә, һәр санда махсус бүләкләр бирәбез.

Журналга хатлар язучылар да бик күп. Без моңа бик шат. 60% хатлар почтадан килә. Аларны элеккечә капчык-капчык ташыйбыз . Ә 40% электрон почта аша алабыз.

–​ Елдан-ел журналны укучы балалар саны артамы әллә кимиме?

– Кызганыч, балалар елдан-ел әзрәк укыйлар. Бу - гаиләдән тора дип уйлыйм. Чөнки әти-әни әз укыса, бала да алардан карап әзрәк укый башлый. Бу Русиядә булган шундый тенденция. Әти-әниләр, әби-бабайлар безгә гел укы, укы дип килделәр. Хәзер без ул сүзләрнең мәгънәсенә төшенә башладык һәм алар белән тулысынча килешәбез. Балаларны интернет уеннарыннан, планшетлардан аерып күбрәк укырга өндибез. Буш вакытларын әрәмгә уздырмасын иде дип тырышабыз. Балалар “Салават күпере ” журналын кечкенәдән укып, шигырь-хикәяләре белән танышып, аннары “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” журналларына кереп китсеннәр иде. Без балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләрен “Салават күпере” ндә биреп барабыз.

–​ Балалар белән эшләүдә авырлыклар, проблемалар бармы яки үзләре сезгә хат белән борчыган мәсьәләләрен язалармы?

– Проблемалар күбрәк бәйгеләр вакытында ачыла. Мәсәлән, ай саен “Салават күпере”ндә бәйгеләр оештырыла. Җиңүчегә телефон яки планшет бүләк ителә. Шул вакытта безгә, “минем әтием юк, әниемнең планшет алырга акчасы юк”, дип төрле хатлар килә. Шул вакытта авырлыклар туа да инде. Аннан соң 12 яшькә кадәр бала нинди проблем турында язсын да, без аңа нинди борчыган мәсьәлә турында яза алабыз инде, кечкенә, бик яшь бит әле.

–​ Балаларны татар теленә ничек җәлеп итеп була, монда ярдәмгә татарча уенчыклар, мультфильмнар килә аламы?

– Без үзебезнең уенчыкларны тектек. Безнең төп геройлар бар. Бу курчаклар матур итеп татар телендә сөйләшсәләр, җырласалар, көлсәләр бу бик матур булыр иде. “Салават күпере” татарча мультфильм турында хыяллана. Без бу өлкәдә беренче уңышыбызны җәй көне төгәлләргә планлаштырабыз. Без моңа кадәр булган татар мультфильмнары белән канәгать түгел.

–​ Менә журналыгызны ачуга Җиңүнең 70 еллыгына дигән сугыш турындагы мәгълүматларның күплеге күзгә чалынды. Сабыйлар, бигрәк тә 1дән алып 12 яшькә кадәрле булган балаларга ул язмаларны ничек кабул итәргә тиеш, нинди максат белән басыла алар?

– Әти- әниләрнең иң курыкканы – ул сугышлар булмыйча, тыныч тормышта яшәү. Безнең балалар да үскәч шул сугышларны булдырмасыннар иде. Ә аның өчен тарих белән якыннанрак танышырга кирәк. Сугышның авырлыгын, ил өчен күпме газап китергәнлеген белсеннәр иде. “Салават күперен”дә балалар күбрәк әби-бабайлары истәлекләре белән уртаклаша, аларга хөрмәтләрен белдерәләр.

–​ Яхшы, менә күптән түгел, журналда Георгий тасмасы белән бүләк ясарга өйрәткәнсез. Сез татар мөхәррире буларак аның кайдан килеп чыгуын беләсездер дип уйлыйбыз. Сабыйлар да аның тарихын үсеп белгәч, ни әйтерләр икән? 70 еллык алдыннан балаларга мәҗбүри сугыш тамгаларын күрсәтеп тору, танк, кеше үтерү коралларын ясату алга таба кире эффект бирмәсме?

– Георгий тасмасы ул – мода. Ил башлыклары бу тенденцияне күтәреп чыгалар икән, без моңа каршы килә алмыйбыз. Мин моны начар мода димәс идем. Чөнки, һәрбер әйбернең үз символы булырга тиеш. Әлбәттә, балалар бакчасында, мәктәпләрдә балаларның танклар, сугыш кораллары ясаулары белән килешеп бетә алмыйм. Бу конструктив түгел, ә деструктив күренеш. Шуңа да журналда күбрәк милли темаларны күтәреп, чисталык, матурлык турында сөйлибез.

–​ Бер төркем татар яшьләре Татарстан байрагы төшерелгән тасманы республика көнендә генә түгел, Җиңү бәйрәмнәрендә дә тагырга тәкъдим итте. Сез моңа ничек карыйсыз, татар балаларына да журнал аша тәкъдим итеп булыр идеме?

– Минемчә, булыр иде. 30 августа башлап, ел дәвамында моны эшләргә була. Татарстанда бу актуаль һәм бик матур булачак. Әмма, бөтен Русиядә түгел, республика күләмендә генә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG