Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Җир шарында ачлар саны кими


Ачлар саны 90нчы еллар белән чагыштырганда 216 миллионга кимегән.

Дөньяда ачлар саны 800 миллионга якын. Әлеге саннарны БМО белгечләре уздырган тикшерү күрсәтә.

Римда штаб-фатиры урнашкан БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы үзенең еллык хисабында дөньяда 795 миллион ач исәпләнүен һәм моның 1990-1992 еллар белән чагыштырганда 216 миллионга азрак булуын әйтте.

Хисапта билгеләнгәнчә, әгәр ачлар саны шушы юнәлештә кими барса, әлеге глобаль фаҗигане инде хәзерге яшь буын исән чакта ук бетерү өмете бар.

XS
SM
MD
LG