Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Чишмәдә әдәбият марафоны узды


Республика яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты шагыйрә Лариса Абдуллина сөйли

Республика яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты шагыйрә Лариса Абдуллина сөйли

Әдәбият елы кысаларында Башкортстанның Чишмә районында "Әдәби нәкыш" марафоны үтте. Анда районда яшәп иҗат итүчеләрнең әсәрләре тикшерелде.

Марафон халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш туып-үскән Келәш авылында башланды. Уфадан барган делегация Мостай Кәрим исемендәге мәктәптә булды. Анда укучылар һәм укытучылар Мостай Кәрим иҗаты һәм Келәш авылы белән таныштырды, китапханәдә булды. Китапханәдә районнан чыккан язучыларның китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бу район юкка гына әдипләр төбәге дип аталмый. Мисал итеп Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Муса Гали, Габдулла Байбурин, Сәет Исмәгыйлев, Динис Исламов, Миңнегөл Хисмәтуллина, Габит Садыйков, Рәхим Саттар исемнәрен атарга була. Районда бүгенге көндә “Илһам чишмәләре” һәм “Сүз” исемле әдәби-иҗат түгәрәкләре эшли.

Келәштән соң марафон район үзәге Чишмә касабасында дәвам итте. Башта Уфа кунаклары туган якны өйрәнү музеен карады, икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Аннан соң үзәк китапханәдә районда яшәп иҗат итүче авторларның кулъязмалары тикшерелде. Анда татар һәм башкорт телендә язчыларның өлкән буын кешеләре булуы, яшьләрнең, башлыча, урыс телендә иҗат итүе билгеләнде. Аннан соң кунаклар крайны өйрәнү музее белән танышты. Чара район мәдәният сараенда зур кичә белән тәмамланды. Ул моңа кадәр “Әдәби нәкыш” узган Благовар районы хакимияте башы Юрий Коземасловның Чишмә районы җиткәчесе Флүр Уразмәтовка ел билгесе – “Елъязма-китап” тапшыру белән башланды.

Кичәдә Уфа кунаклары чыгышлары район каләмкярләре чыгышлары һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Район башы Флүр Уразмәтов чыгышында Шәехзадә Бабич, Сергей Есенин шигырьләрен яттан укып ишеттерде. Мәктәп укучыларын шигырь ятларга чакырды. Яттан 30 шигырь сөйләүчегә ноутбук тапшырырга ышандырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG