Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:05

Нәҗибә Сафина: "Милли мәгариф системасы булмау балаларны телсез итә"


27 майда китапханәләр көне уңаеннан Казанның үзәк китапханәсендә шагыйрә Нәҗибә Сафина “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары белән очрашты. Ул рус телле балаларга татарча белүнең өстенлеген, Азатлык хәбәрчесенә милли мәгариф һәм татар матбугаты проблемнарына зур игътибар кирәклеген аңлатырга тырышты.

Татарстан башкаласындагы Үзәк китапханәдә милли хәрәкәт активисты, билгеле шагыйрә Нәҗибә Сафина бик теләсә дә балалар белән саф татарча аралаша алмады. Аның шигырьләрен, әйтәсе фикерләрен туган телендә сөйлисе килде, әмма “Әкият” балалар бакчасыннан килүче сабыйлар арасында урыс теллеләр күп иде. Шуңа да шагыйрә татарча-русча, төрле ысуллар кулланып (әңгәмә алып барып, һәркайсы белән аралашып, белгән шигырь-җырларын сөйләтеп) сабыйларга татар телен белүнең өстенлекле якларын гади, җанлы тел белән аңлатырга тырышты.

Музыкаль тәнәфестә Нәҗибә ханым борын ярдәмендә балалайканы һәм курайны имитацияләп “Ай былбылым” көен уйнап күрсәтте. Рус балаларыннан татар телендә шигырь сөйләргә кушкач, алар берни дә әйтә алмадылар. “Татарда телендә ничә хәреф?” дип сорагач, “120” дип тә җавап бирүче булды. Шуңа карамастан, “Әпипә” кебек татарча җырларга кушылып җырлаучылар, бераз татарча белүчеләр Нәҗибә ханымда өмет уятты, ул аларны “Сез безнең киләчәгебез, Алла кушса, милләтнең зур шәхесләре булырсыз” дип канатландырып торды. Балалар белән очрашу тәмамланганнан соң шагыйрә Азатлык радиосына хис-кичерешләре, фикер-теләкләре белән уртаклашты.

"Баланың теле гаиләдә ачыламы?"

“Татарстанда ике дәүләт теле булгач, мин татарча да, урысчада язам һәм сөйләшәм. Туган телен белмәгән кеше – ул имгәк. Күбесе ни өчен татар телен белми? Чөнки гаиләдә аларны өйрәтүче булмады, мәктәпләрдә тиешле дәрәҗәдә белем бирелми. Дошман телен дә белергә кирәк. Ә Татарстанда яшәүчеләрнең күп өлеше туган телен дә белмиләр”, дип бераз моңсуланып башлады сүзен Нәҗибә ханым. Ул бу чараның китапханәләр көненә багышлануын, укытучы, тәрбияче, язучыларның туган телне саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрне куллануларын искәртеп үтте. Билгеле шагыйрә белән мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар белән очрашу да шушы максаттан оештырылган иде.

"Сабыйлар милли шагыйрь-язучылардан телне тизрәк өйрәнә ала"

“Балаларны чакырып, туган телнең матурлыгын, көчен аларга күрсәттек. Мондый чараларның файдасы мәктәптәге дәресләргә караганда берничә тапкырга артыграк. Ни өчен дисәң, бала гадәти булмаган ситуациядә күбрәк мәгълүмат отып кала. Тәрбиячеләр бик уңай эш алып барганнар. Балаларда әз генә дә кире реакция юк. Мондый балалар белән рәхәтләнеп татарча да, урысча да өйрәнеп була”, дисә дә, милли мәгариф системасы булмау балаларыбызны, яңа буынны телсез итә дигән фикердә ул.

"Милли мәгариф системасы татарлар үзләре кайтарса гына була"

“Татар телен саклар өчен, киләчәккә алып барыр өчен төп нәрсә җитми – безнең милли мәгариф системабыз юк! Әгәр милли мәгариф системасы булып, балалар бакчаларыннан, мәктәптән башлап, югары уку йортларын кертеп эшләсәк, безнең бүген сөйләгән, кычкырган проблемнабыз да булмас иде. Төп максатыбыз – безнең татар телен киләчәккә алып барыр өчен меңәр еллык милли мәгариф системасын кайтарырга кирәк. Бу безнең котычкыч ялгыш булды. Бер генә халыкның тарихында мондый хәлнең булганы юк. Бервакытта да милли мәгариф системасын бер генә халык та икенче телле дәүләткә тапшырмады. Безнең милли мәгариф системасында тулысынча рус телендә сөйләүчеләр татарча өйрәтергә кайнашалар. Алай булмый инде. Менә мәетнең аягын, кулын, бармакларын бәйлиләр, күзләренә дару салалар, хәтта, әле ашатырга да маташалар. Бүгенге кыланмышлар шуңа тиң. Ничек булуына карамастан без инде бик тыныч халык, безгә болай кирәкми дип аңлатырга тырышабыз, ә дәүләт аңларга тырышмый. Яки тавышланмаска куша. Без, әлбәттә, тавышланмыйбыз да, каршы килмибез. Русия дәүләте башка халык телләрен саклар, халыкларның мәгариф системаларын яңадан кайтарыр дип көтәбез, өмет итәбез”, ди шагыйрә. Мәгариф белән милли матбугат проблемасы да аны нык борчуга салган, бигрәк тә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның дәүләт газет-журналларының мөхәррирләре белән очрашуны күргәннән соң.

"Татарстан президентына матбугатка кагылмаган сораулар бирелде"

“Безнең төп проблема – матбугат проблемасы. Элек “Сөембикә” журналы ярты миллионлык тираж белән чыга иде. Бүгенге көндә ярты миллион тиражны бөтен татар матбугатын җыйсаң да җыелмыячак, хәтта 100 меңен дә җыя алмассың.

Күптән түген Татарстан җитәкчесе белән рәсми мәгълүмат чаралары очрашты, шунда татар матбугатының бер проблемасы да күтәрелмәве мине таң калдырды. Бу җитәкчеләр куркытылганмы, сорау бирсәләр, аларны эштән куып чыгарачаклармы? Миңа бу сораулар тынычлыкта калдырмый. Демократиянең, ирекнең болай кысылуы белән без берничек тә хакыйкатькә хезмәт итә алмыйбыз. Ялганга хезмәт итә башлагач, монда регресс, җәмгыять кирегә китә дигән сүз”, ди Нәҗибә Сафина. Аның фикеренчә, мондый форматтагы очрашуларның нәтиҗәсе булмаячак, президенттан әнисенә кайту-кайтмавын, телефонны сүндерү-сүндермәвен түгел, халык, милләт, матбугат өчен мөһим проблемнаргә бәйле сорау бирергә кирәк иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG