Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

"Миллет" – яңа кырымтатар телеканалы дәүләт мәнфәгатьләрен яклаячак"


Сейран Мамбетов

Сейран Мамбетов

Кырымда "Миллет" телеканалы 1 сентябрьдә эшләп китәчәк. Аның җитәкчесе Сейран Мамбетов дәүләт каналы булганга, беренче чиратта дәүләт мәнфәгатьләрен яклаячакларын белдерә.

27 май көнне Акмәчеттә Роскомнадзор, республика түрәләре һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашып ярымутраудагы медианың Русия кануннары нигезендә яңадан теркәлү нәтиҗәләре турында сөйләште. Әлеге очрашу вакытында кырымтатарларның "Миллет" исемле яңа телеканалы 1 сентябрьдә эшләп китәчәк һәм Сейран Мамбетов аңа җитәкчелек итәчәк дип белдерелде. Мамбетов әлегә "Кырым" телерадиоширкәтендә кырымтатар һәм милли програмнар департаменты мөдире. Азатлык Мамбетов белән "Миллет" каналы турында сөйләште.

– Сейран әфәнде, "Миллет" каналы "Кырым" телерадиоширкәте карамагында булачакмы?

– "Ветан" радиосы һәм "Миллет" телекомпаниясе автномом коммерциясез оешма, иҗтимагый телерадиоширкәт булачак. Кырымтатар һәм милли програмнар департаменты "Кырым"га караганга яңа "Миллет" телерадиоширкәтенә кешеләрне әлегә шунда җыябыз. Төп белгечләр дә әлегә "Кырым"да эшли. "Миллет"кә дигән яңа кешеләрне дә моңа кадәр без "Кырым"га эшкә ала килдек. Милли эшләр комитеты бу яңа каналның оештыручысы булып тора. Без – иҗтимагый канал, шуңа күрә редакция сәясәтен дә иҗтимагый шура төзиячәк. Бу шурага безнең күренекле мәдәният, сәнгать әһелләре, спортчылар һәм галимнәр керде.

– Димәк, сез иң беренче чиратта милли эшләр комитеты белән бәйләнештә булачаксыз һәм акчаларны да алар аша алачаксыз?

– Әлбәттә шулай. Комитет беренче чиратта безнең каналаны финанслау өчен ярдәм итәчәк.

– Кырымтатарларның күңелләрен яулап алу өчен иң беренче чиратта ниләр эшләргә җыенасыз?

– Телне, мәдәниятне үстерү өчен яхшы милли програмнар эшләргә кирәк. Шулай ук кырымтатарларның социаль проблемнарын да яктыртачакбыз. Безнең халыкның чишелмәгән проблемнары бар әле. Халык күңелен сыйфатлы матреиаллар әзерләп кенә яулап була.

– Сез "Миллет"не кырымтатарлар арасында һәм Кырымнан читтә дә ATR кебек үк зур абруйга ия булыр дип уйлыйсызмы?

– Беләсезме, без ATR белән ярышмаячакбыз, безнең яхшырак һәм профессиональрәк буласыбыз килә. Безнең максатлар башка һәм югарырак. ATR ул шәхси канал иде. Безнең иҗтимагый шурабыз бар һәм максатларыбыз да башка. Безнең кызыклырак һәм һөнәри яктан камилрәк буласыбыз килә. Минемчә, ATR телевидениедә мөкәммәллекнең иң югары ноктасы түгел иде.

– Бу сезнең шәхси фикер. Шулай да ATR турында тагын бер сорау бар. Сез бәйсез ATR эшен яңадан башлап җибәрергә тиеш дип уйлыйсызмы? "Әйе" дисәгез, ни өчен? Һәм "юк" дисәгез дә ни өчен?

– Мин эшен башларга йә булмаса башламаска тиеш дип әйтә алмыйм, чөнки кичә булган матбугат очрашуында алар яңадан теркәлү өчен документларын дөрес тутырмаган дип белдерелде. Роскомнадзор башлыгының урынбасары документларын тәртипкә китерү өчен аларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Мин ATRны безгә каршы куймауларын теләр идем. Безнең телеканал берничек тә ATR ябылу белән бәйләнмәгән, чөнки бер ел элек үк безнең каналны оештырырга теләү турында сүзләр булды. Хәзер исә моның турында ныклап сөйли башладылар.

Әлбәттә, кырымтатар каналлары күбрәк булган саен ярымутраудагы кырымтатарларга яхшырак булыр иде. Тел дә, көйләр дә күбрәк яңгырар иде. Буласы булган инде. Безнең турында сөйләгәндә ATRны каршы куюларын теләмәс идем. Ярымутрауда кырымтатарларның дәүләт каналы булу – ул безнең статусны күрсәтә. Бүген дәүләт бу каналны оештыру адымын ясады һәм ул беркайчан да ябылмаячак, дәүләт аңа гел ярдәм итеп торачак. Кырымтатарлар монда булган, бар һәм булачак.

– "Миллет"нең оештырылуы турында белдерүләр Познерның Русиядә бәйсез мәгълүмат чаралары бөтенләй калмады дигән сүзләре яңгыраган вакыткарак туры килде.

– Без бүген мәгълүмат чараларының бәйсезлеге турында нинди сүз алып бара алабыз? Һәр мәгълүмат чарасының оештыручысы бар. Шәхси каналныкы аерым бер кеше һәм шулай ук дәүләткә караганнар да бар. Шуңа күрә, бәйсез журналист, ничек итеп, үзен эшкә алган һәм акча түләүче оештыручысына каршы бара алсын? Ул оештыручысы кушкан эшне эшләүче генә. Без дәүләт каналы булгач дәүләт мәнфәгатьләрен якларга тиеш булачакбыз. Без бүген әнә шундый кәефтә. Кырымда һәм шулай Русиядә милләтара тынычлык, милләтара тотрыклылык булсын өчен эшләячәкбез. Бу безнең төп максатыбыз.

– Сез быел гыйнвар башында Крым.Реалии-га әңгәмәдә "Әгәр без эфирда ныгымаган кечкенә республика турында үз фикерен белдергән оппозицияне күбрәк күрсәтсәк, бу урынсыз булыр иде" дип белдердегез. Сез кемне оппозиция дип саныйсыз соң?

– Алар (Крым.Реалии) белән интервью булганда оппозиция бер төрле иде. Хәзер мин исемнәрне һәм ниндидер оппозицияне дә атап тормыйм. Мин ул вакытта Кырымның Русия эчендә булуы турында сүз алып бардым. Оппозиция яшь республика турында дөрес фикердә түгел иде. Без бөтен фикерләрне дә бирергә тиеш, әмма ул фикерләр республиканы таркату турында булмаска тиеш. Шуңа күрә ул фикерләрне бирү урынсыз. Ә тәнкыйть булырга һәм ул теге йә бу програмны, теге йә бу министрлыкны яхшырак эшләргә этәрергә тиеш. Фикерләр дәүләткә каршы булмаска тиеш. Бездә башка фикерләр дә бар иде. Оппозиция һәм фикерләргә килгәндә, алар бүген әйтергә бик ярамаганны белдерә иде.

– Ә алар (оппозиция) белдергән фикерләргә конкрет мисаллар китерә аласызмы?

– Ул вакыттагы оппозиция җәмгыятьне тотрыксызландыру өчен эшләде. Без дәүләтчелегебезне тотрыксызландыруга китерердәй фикерләрне (эфирга) бирмәячәкбез. Әгәр конструктив оппозиция икән, ул һәрвакыт безнең эфирда булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG