Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төрки журналистлар җыенында булган хәлне тарафлар төрлечә аңлаган


Казанда төрки журналистлар корылтае
Казанда төрки журналистлар корылтае

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин "Татмедиа" җитәкчесенең аңа журналистлар белән аралашырга ирек бирмәвен әйтте. "Татмедиа" вәкиле "Наил Нәбиуллин кунак итеп чакырылмаган иде" диде.

Казанда төрки дөнья журналистларының икенче корылтае тәмамлана. Аның кысаларында төрле чаралар каралган иде. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин аларны бер чарадан куып чыгаруларын әйтте. Бу хакта Нәбиулинның үзе белән сөйләштек.

– Наил, сезне кем һәм кайдан куып чыгарды?

– Көндез узган төп җыеннан соң, кич кунаклар "Татар утарына" барды. Без дә шунда дустым журналист Фәнил Гыйләҗев белән таныш журналистлар янына барып сөйләшеп утырырга теләгән идек. Анда Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркиядән таныш журналистлар бар иде. Килеп аралаша башлагач, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов безгә читенеп карап торды, кемгәдер шалтыратты. Аның ярдәмчесе кем булуыбызны, ни өчен килүебезне сорады. Без инде журналистлар белән аралашырга килүебезне әйттек.

Наил Нәбиуллин: "Йә үзегез чыгып китәсез, йә башка ысулын табам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00
йөкләү

Шуннан озак та үтмәде Зарипов безне сөйләшеп алырга дип үзенә чакырып алды һәм бик дорфа гына "йә сез моннан үзегез китәсез, йә мин сезне моннан куып чыгару юлын табам" дип янады. Без инде чараны бозмас өчен китәргә булдык. Чыккач та әле кире кертмәс өчен ике егет безне саклап торды.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Без икебез дә журналист булуга карамастан, беренче чиратта бу чарага татар милли хәрәкәте вәкилләре буларак бардык. Минемчә, татар милли хәрәкәте вәкилләре мондый чараларда катнашырга тиеш дип саныйм. Бу куып чыгаруны да милләтчеләр буларак куып чыгару дип бәялибез. "Татамедиа" татар милли хәрәкәтен милли блокадада тота. Эшләребезн күрмәмешкә салышалар, яктыртмыйлар.

– Бу "Татар бистәсендә"ге чарага махсус чакыру кәгазьләре белән кертәләр идеме, яки керү ирекле булдымы?

– "Татмедиа" җитәкчесе сүзләренә караганда, анда баш мөхәррирләр генә җыелырга тиеш булган икән, әмма анда катнашканнарның күбесе гади журналистлар иде. Бәлкем чакырулар булгандыр, әмма кергәндә чикләүләр булмады. Аннары анда бездән башка бер генә журналистларга да бер сүз дә әйтмәделәр. Гәрчә Татарстаннан башка журналистлар да бар иде.

– Сез сорамадыгызмы, ни сәбәпле куасыз, дип?

– Юк, ул аңлатып тормады. Көчле егетләр белән физик басым ясады дисәң дә була.

– Бу гамәлдән соң, кайсы ил журналистлары икенче көнне корылтай чараларын бойкот итте?

– Төркия журналистлары. Алар үзләренә кайтып җиткәч бу хакта язачакбыз, диде. Бүген Казан федераль университетына бару, җыенның документларын кабул итү, секцияләр утырышы булырга тиеш иде. Алар берсенә дә бармадылар. Кимендә биш кешегә ул вакытта мин үзем Казанны күрсәтеп йөрдем.

Нурия Беломоина: "Наил Нәбиуллин кадерле кунагыбыз түгел иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00
йөкләү

"Татмедиа" Наил Нәбиуллинны төрки дөнья журналистлары белән аралаштырмау максаты булуын кире какты. "Татар утарында" булган кичке ашка барлык кунаклар да чакыру белән килде, ә Нәбиуллиннар чакырылмаган иде диде "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина Азатлыкка.

Нурия Беломоина
Нурия Беломоина

"100 кешегә өстәл корылган иде. Ресторан бит ул. Һәрбер кешенең урыны бар. Ишектә сакчы юк, мәҗлескә керү-кермәү һәркемнең намус эше. Үзебезнең кунакларны беләбез бит инде. Бу егетләр башта арттарак утырдылар. Беренче өлеше, анда концерт та булды, сәгать ярымлап үтте. Кабымлыклар, өчпочмаклар, аш та китерделәр. Биюле тәнәфес булды. Ашка килгән кешегә "китегез" дип әйтү уңайсыз. Тәнәфестән соң алар президумнан соң беренче өстәлгә үк килеп төрекләрнең урыннарына килеп утырдылар. Аларның әдәпсезлегенә шаккаттык. Төрекләр керделәр, артларында таптанып тордылар да балконга тәмәке тартырга чыгып киттеләр. Шуннан инде Зарипов түзмәде, аларны урыннарыннан күтәрде. Аның бөтен әйтәсе килгәне - кеше урынына утырырга ярамаганны аңлатырга тырышу иде. Алар безнең чакырып китергән кунакларыбыз түгел", диде Беломоина.

XS
SM
MD
LG