Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Йосыф Акчурага багышланган конференция Казанда башланып Ульянда дәвам итәчәк


Чарада Төркия кунаклары да катнаша.

29-31 май көннәрендә Казанда "Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман" Халыкара фәнни конференциясе була. Ул төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана.
Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ульян Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте,Төркиянең Юныс Әмре исемендәге институты оештыра.

Чара кысаларында Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында ачылач. Аның беренче сессиясе "Йосыф Акчураның фәнни мирасы", икенче сессиясе "Йосыф Акчураның Русиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге"нә багышланачак.

30 майда конференция үз эшен Ульянда дәвам итәчәк. Анда чараның өченче һәм дүртенче сессияләрен үткәрү ниятләнә.
31 нче майда конференциянең дәвамын Ульян өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино бистәсендә уздыру паланлаштырыла.

Конференциядә Татарстан, Ульян өлкәсе һәм Төркиядән делегатларның зур төркемнәре катнашуы көтелә, диелә "Татар-информ" хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG