Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга татар милли кул эшләре осталары җыела


Жюри милли товарларга бәя бирәчәк.

30 май Казанда “Энҗе” IV республикакүләм кул эшләре фестивале була. Ул Казанның Каюм Насыйри урамында «Татар утары»нда узачак. Аның максаты -татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау.

Бәйгедә катнашучылар чигү, бәйләү, агачка рәсем төшерү һәм башка татар халкы кул эшләре үрнәкләрен тәкъдим итәчәк. Эшләрне Татарстан әннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова рәислегендәге жюри бәялиячәк.

XS
SM
MD
LG