Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның дәүләт сере турындагы фәрманын мәхкәмәдә шикаять итәчәкләр


Russia -- Human rights activist, lawyer Ivan Pavlov
Russia -- Human rights activist, lawyer Ivan Pavlov

"Үзе дә белмәстән дәүләт серен ачучылар артып китәргә мөмкин", ди Павлов.

Русия президенты Владимир Путинның тыныч тормыш вакытында үлгән хәрбиләр турындагы мәгълүматны дәүләт сере итеп саклау фәрманы ике атнада Русия югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәк. Шикаятьне адвокат һәм хокук яклаучы Иван Павлов әзерли.

«Команда 29» оешмасыннан юристлар һәм хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге фәрман дәүләт сере турындагы канун кысаларыннан чыгып китә. Фәрманның яңа нигезнамәсе моңа кадәр булганга каршы килә һәм «украин хәлләрен тикшерүнең тырышлыкларына» юл куймауга юнәлтелгән, дип яза Павлов Facebookта.

Аерым алганда, юрист һәм хокук яклаучы фәрман дәүләт сере турындагы канунның җиденче маддәсенә каршы килә дигән фикердә. Ул маддәдә сер итеп саклана алмый торган мәгълүматлар бирелгән. Аерым алганда, «кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудырган гадәттән тыш хәлләр, фаҗигаләр турында мәгълүмат» истә тотыла.

Ул шулай ук әлеге фәрманда «тыныч тормышта һәлак булган хәрбиләр турындагы мәгълүмат» дигәндә бабайлык сәбәпле үлгән хәрбиләр дә истә тотылырга мөмкин дип саный.

Журналист тикшерүләре дә борчу тудыра, ди Павлов. Җинаять Кодексында дәүләт сере булган мәгълүмат җыйган өчен җәза каралган. Мәгълүматны җыючылар аның дәүләт сере булуын белмәскә дә мөмкин.

«Якын арада үзе дә белмәстән дәүләткә хыянәт итүчеләрнең артуын көтәбез», дип яза дәүләткә хыянәттә гаеләнгән күпбалалы ана Светлана Давыдованы яклаган Павлов.

XS
SM
MD
LG