Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентына 25 ел: 10 ел – алга, 15 ел – артка


Ирек мәйданында ачлык тоту гамәле. Казан, май 1991
Ирек мәйданында ачлык тоту гамәле. Казан, май 1991

30 май Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан парламенты оешуга 25 ел тулу уңаеннан зур җыен уздырыла. Җыенга федераль үзәктән дә кунаклар чакырулы.

Татарстан дәүләт шурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, җыенда 700гә якын кеше катнашачак. 25 ел элек булган тарихи вакыйгаларны искә алыр өчен ул вакыттагы депутатлар чакырулы, биредә Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев чыгыш ясаячак дип көтелә. Шулай ук Мәскәүдән Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко катнаша. Башка исем-фамилияләр күренми.

Бу җыен алдыннан урыс телендә чыгучы “Республика Татарстан” газетасында Миңтимер Шәймиевнең 25 ел элек булган вакыйгаларны искә алган язмасы басылып чыкты. Ул төрле тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне телгә ала, нинди максатлар белән янып-көеп йөргәннәрен тасвирлый. 25 ел элек булган хәлләрне тасвирлап,Татарстаның беренче президенты республика югары яшәү стандартлары, гражданнар җәмгыяте һәм көчле икътисадка таянган дәүләт төзү юлына басты дип сөйләгән.

Ике дистәдән артык вакыт узды, куелган максатларга ирешелдеме?Татарстанның республика статусын алуда, үзенең Конституциясе, президенты, бәйсез парламенты булсын дип көрәшкән шәхесләрнең бу турыда фикерләре нинди? ТАССР Югары шурасының легендар XII чакырылыш депутатлары булган кешеләр 25 еллык тантанасына чакырулымы, катнашамы алар? Без берничә кешенең фикерен сораштык.

Ул чакта 250 депутат эшләгән, Татарстанның киләчәге өчен көрәшүчеләрнең кайберәүләре инде бакыйлыкка күчкән. ТИҮ рәисе Марат Мөлеков, режиссер Дамир Сираҗиев, Мөдәрис Шәйхиев инде мәрхүмнәр.

"Татар бу вакыйганы биш гасыр көтте"

Фәүзия Бәйрәмова, җәмәгать эшлеклесе:

– Мин дә, ирем Җәмил Сәфиуллин да бу чарага чакырулы. Ирем әле уйлый, үзем Алла бирса, барам. Түбән Камада яшәүче Раиф Галиевка да чакыру килгән, ул беренче булып түбәтәй киеп йөргән кеше булды, түбәтәйле депутат иде. Ул да барам диде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

​Моңа кадәр парламент тарихын 1995 елдан башлап саныйлар иде. Әмма тарих 1990 елда башланды. XII чакырылыш депутатларын да исәпкә алып санга сугып җыенга чакыра башлаулары да әйбәт. Бәйрәмгә барырга кирәк дигән фикергә килдем, чөнки бу тарихны ясауда без дә катнаштык. Сүз бирерләр дип уйламыйм, әмма безнең анда булуыбыз, катнашуыбыз – татар халкының, милли хәрәкәтнең исән булуның бер күрсәткече.

Яхшы тормышка ирешеп булдымы? Миңтимер Шәймиев үзе, аның тирәсендәгеләр моңа ирешеп кенә калмыйча, аръягына чыкты. Алар бик яхшы яши. Халыкның барысы да шулай шөкер итеп яшәргә тиеш иде. Татарстанның уңай якларын инкарь итмим, икътисади яктан республикабыз, башка төбәкләр белән чагыштырганда, аякта басып калды, алдан бара. Моны танырга кирәк. Авыл хуҗалыгы да үлмәде, сәнагать тә юкка чыкмады, нефть хисабына тормыш кичерәбез. Татар үзе дә тырыш, чорына карап яраклашып яшәргә тырышты. Татарның тормышы алып мактарлык та, салып таптарлык та түгел. Аллага шөкер диясе. Матур якларын иртәгә бик күп сөйләрләр, мактанырлар. Тик мин милләтче буларак, барысына да милләт күзлегеннән карарга күнеккәнмен. Әлбәттә, без теләгәнчә үк булмады. Без зур максатлар белән эшкә тотындык, Татарстанның бәйсез, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш дидек һәм шуның өчен көрәштек. Биш ел буе микрофон өчен көрәшеп “федераль” дигән бер генә сүзен кертмәс өчен тырыштык.

1995 елда Татарстан өчен көрәшкән депутатларны төшереп калдырдылар. Бездән котылгач, рәхәтләнеп үзләренчә эшләделәр, милли мәсьәләләрне читкә чигерделәр. Без кабул иткән Татарстан Конституциянең дүрттән бере дә калмады: йолкыдылар, бәйсезлек сүзен юкка чыгардылар. Әмма ничек кенә булмасын милли мәктәпләр калды, өй саен йөреп, ата-аналарга балаларын татар уку йортларына бирегез дип ялына-ялына укытуга ирештек. Хәзер ул балалар үсте, урыннарда утыра, балаларын татарча тәрбияләргә тырыша. Мәчетләрне салдырдык, Татарстан Диния нәзарәте, Тарих, Энциклопедия институтлары булдырылды.

Татарстанның парламентаризмына 25 ел гына түгел, моңа татар биш гасыр буена килде. Парламентаризм дип кемдер куркып яңа дәүләтчелек ди, мин дәүләтчелекне торгызу көне дим. Монда күп шәхесләрнең өлеше бар: Кол Шәриф, Сөембикә, Батырша, Гаяз Исхакый, Габдрәшит Ибраһимов, Али Акыш, Вафирә Гыйззәтуллина, Марат Мөлековлар... Ыңгырашмыйча, горур итеп бәйрәм итәргә, максатларны билгеләп эшне дәвам итәргә кирәк.

"Ирешкәнне югалтулар күп булды"

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе:

– Чакырган җиргә бар, куган җирдән кач, бирсәләр ал, әмма үзең булып кал дигән әйтем бар, мин шуңа таянып эш итәм. Чакыру бар, барачакмын. Минем өчен мөһим дата ул.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Татарстан парламентына 25 ел диләр. Аның тарихы 1990 елдан башланса да, 25 ел булып җитмәде. 2000нче еллар башында ук инде бездә парламентаризм бетте. Хәзергә кадәр аның икенче төре дәвам итә. Формаль яктан, әйе, безнең парламент бар, депутатлар, сайлаулар исеме калды, әмма эчтәлеге юк бит. Татарстанның парламент тарихын ике өлешкә бүләм: 10 ел – азатлык, 15 ел – чигенү. Беренче өлешендә башкарылган эшләр күп булды, әмма аннан соң ирешелгән максатлар күренми.

Татарстаның Югары шурасы XII чакырылыштагы депутатларның яртысы диярлек уртак идея белән янды. Татарстан союздаш республика булсын дип теләдек. Һәр халык тигез хокуклы, сортларга бүленмәскә тиеш дидек. Ул барып чыкмады. Татарстан мөстәкыйльлек турында декларация кабул итте, без ниятебезне рәсми рәвештә әйттек, референдум, Конституция белән ныгыттык.

Әмма соңгы 10 елда формаль рәвештә булса да дәвам итү начар түгел, аны билгеләргә кирәк. Үткәннәрдән үрнәк алу, ялгышлардан сабак алу, киләчәктә хаталарын төзәтү өчен, халыкның өметен уяту, саклау өчен мөһим ул.

Уңышлар турында мактанулар булыр, әмма милли университетны булдырмау, аны булдырырга теләмәү, латин имласыннан колак кагу, тулы мәгариф системасын шовинистлар тарафыннан бетерә алмаслык итеп төзи алмау, татар телен дәүләт теле буларак куллануга ирешә алмау, милли радио, телевидениены теләгәнчә оештыру белмәү – болар зур югалтуларыбыз. Бюджет тигезлеген, гадел салым системасын югалттык, тапкан малыбыз безгә калмый диярлек.

2002 елда махсус канун белән татар туган теленә хуҗа булудан мәхрүм ителде. Бүгенге парламент өчен бу – хурлык, мәрхүм Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев кына каршы чыкты, калганнары дәшмәде, Татарстан дәүләт шурасы протест белән чыгыш ясамады. Парламент эш иде бит ул!

"Демократиядән курыктылар"

Азат Зыятдинов, галим:

​– Һичшиксез, бу тантанага барам, минем өчен мөһим дата ул. Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәкне җитәкләгәндә актив эшләдек. Химия комбинатында җыелышта татар мәктәпләре кирәк, урамнарны үзебезчә атыйк, исемнәрен үзгәртик дип чыгыш ясадым. Халык мине сайлады. Ул чакта илдә, республикада үзгәрешләр була дип эшкә тотындым. Шуңа ихлас ышана идем. Түбән Кама белән Чаллы котырып эшләде бит. Мин дә, башкалар да халык, Татарстан мәнфәгатен яклап эшләде.

Азат Зыятдинов
Азат Зыятдинов

Ирешелгән уңышларны да күрергә тиешбез. Гел начар дип зарланырга кирәкми, рухны сындырмыйк. Кая карама, төзелеш, юллар салына бит. Түбән Камада нефтехимия заводлары төзелде, алар Мәскәүгә сатылмады.

Гражданнар җәмгыятен төзеп булдымы? Булмады, һәрхәлдә мин теләгәнчә түгел. Бүгенге халәтебез, бүгенге вазгыять – безнең акыл, белем үсеш дәрәҗәсенең чагылышы. Бу Татарстанга гына кагыйлмый. Русиядә хәлләр мактанырлык түгел бу яктан. Демократиянең ни икәнен белми калдык, татып кына өлгердек, хәзер аның белән бүки урынына халыкны куркытылар. Аны хәтта сүгенү сүзенә әверелдерделәр. Кешеләргә ирек бирсәң, алар әллә нишләр кебек. Әмма без бит XXI гасырда яшибез! Үз кешеләрдән курку кирәкми. Корал белән куркытып кына идарә итү бар. Бу – зур ялгышлык. Акыл, әхлак үсеше аксый. Ә нигә аксый? Мәдәнияткә игътибар юк икән, ирекле фикер йөртүче, әмма шул ук вакытта җаваплы кешеләрдән торган җәмгыять төзеп булмый. Ә без бит шуны теләдек. Яшәү дәрәҗәсең күтәрик, кешегә кешечә караш булсын. Кораллар ясап кына көчле булып булмый.

XS
SM
MD
LG