Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Русия консулы: Донбасста тоткарланганнар "ялланган хәрбиләр"


Александр Александров

Александр Александров

Русия консулы хәрбиләрнең армия белән бернинди катнашлыгы юклыгын, аларның ялланган булуын белдерә.

Русия хакимияте Украинада тоткарланган Александр Александров һәм Евгений Ерофеевны «ялланган хәрби» һәм «ЛНР полиция вәкилләре» дип атады. Мондый карашны тоткарланганнарның адвокатлары Константин Кравчук һшм Оксана Соколовская белән Киевтагы очрашуда Русия консулы Алексей Грубый белдерде.

"Хәзергә Русиянең рәсми карашы шул: 2014 елның декабрендә аларның хезмәт итү вакыты чыккан. Димәк алар ялланган хәрбиләр һәм Русия армиясенә бернинди катнашлары юк", диде Кравчук.

Евгений Ерофеев һәм Александр Александров украин хәрбиләре белән Донбасста 16 май көнне тоткарланган иде. Сорау алу вакытында алар Тольятти күзләү идарәсе хәрбиләре булуын әйтте. Русия саклану министрлыгы аларның армиягә бернинди катнашы юк дип белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG