Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Йолдыз Шәрәпова: "Балаларга рухи тәрбия, хезмәт тәрбиясе җитми"


Балаларга 1 июньдә генә түгел, һәр көн игътибар, ярату кирәк, ди, балалар шагыйрәсе, "Сабантуй" журналы журналисты, биш бала әнисе Йолдыз Шәрәпова. Ул балаларны яклау көне уңаеннан Азатлыкка әңгәмә бирде.

Утыз еллап балалар матбугатында эшләүче Йолдыз Шәрәпова Казан дәүләт университетын тәмамлау белән “Сабантуй” газетасында эшли башлый. Гомер буе балачакка хезмәт иттем, ди ул үткән тормыш юлын барлап. Балалар шагыйрәсе, китаплар авторы, биш бала әнисе Йолдыз ханым белән милли җанлы балалар тәрбияләү, ата-ананы борчыган проблемнарны һәм балалар матбугатына бәйле четерекле мәсьәләләрне күтәрергә тырыштык.

–​ Читтән сезне милли-дини җанлы шагыйрә диләр, балаларыгызга нинди тәрбия бирдегез, күбрәк миллиме әллә диниме?

– Балаларны гаиләм белән бергәләп тәрбияләдек. Шунсы да мөһим –ишле гаиләдә балалар үзләре дә бер-берсен тәрбияли әле. Кешедә булган авырлыклар бездә дә булды. Замана проблемнары, кыйбласызлык борчый. Балаларга яхшыдан яманны аерырга өйрәттек. Әлбәттә, милли рухта тәрбияләргә тырыштык. “Йолдыз балаларын түбәтәй кигереп үстерә ул”, дип әйтәләр иде. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, үзеңә теләмәгәнне башкага теләмә вә эшләмә дигән принципта торам һәм балаларга да шулай дип әйтәм. Дөньяның шушы кануны үтәлсә, бернинди конфликт булмаячак.

–​ Балалар журналисты буларак, бүген ата-аналарга һәм балаларга бәйле нинди проблемнарны әйтер идегез?

– Миңа калса, төп проблема – рухи якның аксый баруы. Яңа буынга рухи яктан ярдәм итәргә кирәк. Баланың рухын ныгытырга, батыр йөрәкле, чиста күңелле чын кеше булсын өчен дип тырышасы иде. Чөнки материаль яктан әти-әниләр үзләре ашамаса-ашамый, үзе киенмәсә-киенми, ничек тә балаларын кеше итәргә тырыша. Ә менә җан мәсьәләсе ничектер икенче планга кала. Беренче урында акча һәм материаль байлык, кызганыч. Әти-әниләр мәхәббәтен бирмәсә, шушы җанга шифалы яңгыр шикелле назларын яудырып тормаса, ул урынга башка кирәкмәс әйберләр, интернеттагы каралык, пычраклык кереп тула. Алар әти-әни назын, игътибарын алмаштырырга тиеш түгел. Шуннан соң килеп чыга суицидлар, гомер ишетмәгән төрле юнәлешләр, япь-яшь килеш дөньядан туеп йөргән кешене ничек аңларга була инде аны? Психикасы авыру балалар белән эшләүче бер таныш психолог әйтүенчә, күпчелек балалар ярату җитмәүдән тилмерә. Ул бит ярату кочаклап ятү гына түгел. Аны аңлау, күңеленә керергә тырышу кирәк.

Үзем дә бөтенесен дә үтим дип әйтә алмыйм. Мин дә идеал әни була алмыйм, шушы дөньяда яшәп ачуланган, кәефсез чагың да була. Өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсәбәт урнаштыру авыр. Элек тә шулай булган, дөнья озак бармас мөган, балалар әти-әниләрен тыңламый башладылар дип әйтәләр иде. Буыннар проблемасы электән үк килә. Бүген дә урамда ата-анасына дорфа эндәшкән балалар бик күп. Бот буе балалар сине гаепләргә дә мөмкин, сүгеп атырга да күп сорап тормыйлар. Үз-үзен генә яратучы балалар үстерәбез, күрәсен. Хәзер яшүсмерләр тизрәк тәмәке тартып карарга ашыгалар. Чөнки аларның тиз үсәсе килә. Башка үсү юлын белми. Балалар белән проблемалар бик күп. Мәсәлән, яшь әниләр бала табарга куркалар, балалар бакчасында урын җитмәү, мәктәпләрдә тиешле дәрәҗәдә белем бирмәү. Хәзер безне югару уку йорты, институт мәсьәләсе борчый. Ил, дәүләт балалар һәм өлкәннәр турында кайгыртмаса аның үткәне дә киләчәге дә булмый.

1 июнь – балаларны яклау көне, халыкара масштабта үткәрелә. Ләкин аны көн саен үткәрергә кирәк. Ул бит киләчәкне дә кайгырту. Кытайда бер баланы мәктәбендә бер укытучы укыта. Бер балага мәктәпне япмыйлар. Ә бездә 100ләп бала укыган мәктәпләрне авылларда ябалар, кыскарталар, башка мәктәпләр белән кушып куялар

–​ Балаларны яклау көне уңаеннан бик күп чаралар, шоу-тамашалар уза, Сезнеңчә Татарстанда балалар бәйрәмнәре, фестиваль-бәйгеләре тиешле дәрәҗәдә, гадел үтәме?

– Без бәйрәмнәрдә бик күп булдык. Чыннан да, кайберләре кемгәдер “отчет” бирер өчен, “галочка” куяр өчен үткәрелә. Моңа зур-зур акчалар тотыла. Шуңа карамастан, бик күп бала читтә кала. Кызганыч, алар кечкенәдән үк гаделсезлекне күреп үсәләр. Бу хәл аеруча мәктәпләрдә сизелә. Күп тапкыр бәйгеләрдә жюрида катнаштым, булдыра алганча гадел булырга тырыштым. Дөньяда алар барыбер гаделсезлек белән очрашачаклар, әмма аның белән мөмкин хәтле соңрак очрашсалар, алар ныгыган булалар.

–​ Сез бит әле дүрт балага өстәп, бишенчене асрамага алган әни кеше, бу адымны ничек аңлатырсыз?

–​ Чыннан да безнең гаиләбез күп балалы гына түгел, асрамага бала алган гаилә дә. Кызыбызны балалар йортыннан алып кайттык. Без аны яшермибез. Чөнки бу артык гайре табигый хәл түгел, бүтәннәр дә алсын өчен дип сөйлим аны. Шуннан соң кешеләр дә ничек соң ул, кайсы юлдан башларга, нәрсәдән тотынырга, безнең дә шундый уебыз бар иде, дип кызыксынып сорау бирә башлыйлар. Моны ишетү миңа рәхәт. Хәзер балаларга йөз белән борылу сизелә, ләкин ул формаль гына түгел, ә кечкенәләрнең җанын үзгәртерлек итеп булса иде.

–​ Бүген балаларга татар китаплары, газет-журналлары тиешле дәрәҗәдә чыгамы? Ата-ананы, балаларны борчыган проблемнарга урын бармы анда?

– Бәлки ул язылыр иде дә, аны кайда язарга соң? Урын юк бит. Бөтен газеталарны журналга әйләндереп бетерделәр. “Сабантуй”да ул проблеманы бастырып булмый, теләсәң дә. Һәр мәктәпнең проблемасы муеннан. Күп очракта моңа күз йомалар. Шуннан битараф, бернәрсәгә дә исе китми торган балалар үсә башлый. Балаларда нинди кимчелек бар, бөтенесенә дә өлкәннәр гаепле. Безнең әниләр дөрес итеп, хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Хәзер артык ярату, артык иркәләү, артык саклау булганлыктан бала шундыйга әйләнә. Бала ул фәрештә кыйпылчыгы шикелле, саф килеш туа. Нәрсә тутырабыз, нәрсә ябабыз - барысы да өлкәннәрдән тора.

Балаларга татар телендә китап, журналлар, газеталар җитми. Миңа үземә “Тылсымлы куллар” газетасы бик ошый. Аның энергетикасы бик әйбәт. Аласың анда бала матур сүзләр, яктылык, яхшылык күрә. Безнең журналлар балалар күңеленә барып җитәдер дип уйламыйм.

Биш бала әнисе, балалар шагыйрәсе буларак балаларны яклау көне уңаеннан Ходайдан нинди теләкләр сорар идегез?

– Бүгенге көндә күп балалы дәү әни буласы килә. Киләчәк якты, күгебез тыныч булсын. Әти-әниләр балаларын күбрәк яратсыннар, игътибарларын тиешлечә бирсеннәр, аңларга тырышсыннар иде.

* * * *

Йолдыз Шәрәпованың иҗаты белән тулырак танышасы килгән укучылар аның шәхси интернет битенә кереп карый ала. Балалар шагыйрәсенең сайтыннан сезгә “Ятим бала” шигырен тәкъдим итәбез.

Ятим бала
Ул еламый, түзә әле,
Булса да шундый нәни.
Ул бит белә – яннарында
Юатырга юк әни.
Ул еламый, елмаймый да,
Күзләрендә – моң, сагыш.
Ул аңламый ник үзенә
Мондый аяусыз язмыш?!
Ул еламый, ник еласын
Энҗе яшен әрәм итсен юкка.
Әнисе юк, күзләреннән үбеп
Алыр өчен кайнар кочакка.
Юатучың булмаганда янда
Елаудан соң нинди файда?!
Бүтәннәрнең бар бит әнә,
Аның әнисе кайда?
Әнисе юк, юатырга
Хет ела, хет елама.
Ә шулай да нәни бу җан
Ачулы бу дөньяга.
Башканың бар, аның гына
Нигә юк? Кая киткән?
Әниләрне урлый торган
Диюләр бармы икән?
Сораулар күп, җавабы юк.
Ул бит әле бик нәни.
Ләкин белә сабыйларга
Үсәргә кирәк әни!
Ул еламый, елмаймый да.
Ятим, әнисез, үксез.
Бу сабыйның моңсу карашына
Бар өлкәннәр ничек түзик без?!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG