Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Кырымтатар матбугатының киләчәге нинди?


Акмәчеттә Роскомнадзор түрәләре һәм Кырым хакимияте вәкилләре кырымтатар матбугат чаралары белән очрашты. Шактый киеренке узган сөйләшү ATR каналының язмышы һәм гомумән кырымтатар матбугатының киләчәге турында барды.

Акмәчеткә 26 май Мәскәүдән килгән Роскомнадзор рәисе урынбасары Максим Ксензов һәм Кырым хакимияте вәкилләре кырымтатар матбугат чаралары белән очрашты. Беренче көнне кырымтатар матбугатының дүрт гәҗите, ике журналы һәм Кырым телерадиокомпаниясенең кырымтатар тапшырулары баш мөхәррирләре белән Роскомнадзорның матбугат сәркатибе Вадим Ампелонский һәм Кырымның милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов очрашып, кырымтатар матбугатының мәсьәләләре, хәле турында сөйләштеләр.

Сүз күбрәк кырымтатар матбугатының Русия кануннары нигезендә яңадан теркәлү мәшәкатьләре турында барды. Баш мөхәррирләр теркәлү бик озак барганын, төркәлгәннән соң Роскомнадзорның Кырымдагы бүлеге теркәлү хакында таныклыкларны билгесез сәбәпләрдән ике ай дәвамында бирмәве, абүнә, тиражлар, басмаханәләр белән эшләр авыр баруы, дәүләт ягыннан финансланган ике басма – “Яңа дөнья” газетасы һәм “Йолдыз” журналы биш ай дәвамында финансланмавы турында сөйләделәр. Соңрак аңлашылганча, Совминда узган бу очрашу икенче көнне узган матбугат очрашуына әзерлек кебек булган. Бу матбугат очрашуында җаваплы түрәләргә кырымтатар матбугаты вәкилләре нинди мәсьәләләрне күтәрәчәкләре аңлашылды.

ATR кырымтатар телеканалы: хакимият өчен сынау

27 майда Акмәчеттәге “Крыминформ” матбугат үзәгендә булган очрашу Кырым хакимияте, Роскомнадзор вәкилләре өчен бер сынау булгандыр, чөнки очрашуга килгән, исемлек буенча кертелгән журналистлардан башка монда кырымтатар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре дә килгән иде. Шактый киеренке узган сөйләшүдә ATR каналының язмышы һәм гомумән кырымтатар матбугатының киләчәге турында кызыклы фикерләр яңгырады. Сезнең игътибарга аларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

Мәскәүдә яшәүче, махсус бу очрашуга Лондоннан килгән чит телләр институты ректоры Эмине Володарская сүзгә чыгып ATR беренче кырымтатар телеканалын теркәүгә аяк чалалар, бу хакта ул Мәскәүдә Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров белән очрашып сөйләшүе турында белдерде.

Эмине Володарская, чит телләр институты ректоры, "Вопросы филологии" журналының баш мөхәррире:

“Бәлки ATR башка каналлар кебек баш имидер, нишлисең, без шундый халык, баш ияргә өйрәнмәгән, ләкин кирәк булса алар урынына мин баш иярмен. Мин ATR өчен нинди формада булса да көрәшәчәкмен. Монда ниндидер уен бара. Мәскәү Кырым хакимиятенә сылтый, Кырым хакимияте исә Мәскәүгә ишарәли. Ягъни, Мәскәү Кырымга ышана, Кырым Мәскәүгә. Алай мөмкин түгел. Мин төп халыкның вәкиле, мин кырымтатармын, минем бөтен нәселем кырымтатары. Дәүләт яңа кырымтатар каналын ачарга җыенуы өчен рәхмәтлемен, ләкин әти-әни ике баласыннан берсен бик яратып сөйсә, икенчесен тибеп торса - бу гаделлек түгел. Сез уйламагыз, Мәскәү һәм президент сездән мондый гаделлек көтә дип. Сездән кырымтатар телеканалына шундый тибүләр көттеләр дип тә уйламагыз. Миннән Роскомнадзорның җитәкчесе Жаров: "Ни өчен сез яңа каналга ярдәм итергә теләмисез?" дип сорады. Мин: "Тик шул чакта ярдәм итәрмен, әгәр ATRга карата, басым, золым туктатылса”, дидем. Булсын ике канал, башка каналлар булсын, алар үзара конкуренция нигезендә уңышка ирешсеннәр. ATR мәсьәләсен хәл итү өчен тарафларга түгәрәк өстәл башына утырырга тәкъдим итәм. Мин Мәскәүдә Жаров белән тагын очрашачакмын.”

Эльзара Ислямова, ATR телеканалының генераль директоры:

"Беләсезме, ATR телеканалы хакында бик күп сөйлиләр, ниндидер басым бара дисез. Шулай икән, ягъни шул хәтле күп кеше сезгә хатлар яза, мөраҗәгать итә икән, бу мәсьәләгә игътибар итегез. Телеканалга җәмәгатьчелек тарафыннан шундый игътибар бар икән, димәк, ул моңа лаек булган. Безне нәрсәдәдер гаепләмәкче булалар, ләкин канун бар. Без аны бозабызмы-юкмы? Менә мәсьәлә кайда - бөтен нәрсәгә яла ягу.

Инде юридик бер мәсьәлә. Роскомнадзорның соңгы җавабында бездән ATRдан юридик зат булуы хакында реестрдан өземтә сорадылар, ә ул без җибәргән документларда бар. Аннары бездән аның ватандашлыгы хакында өземтә сорыйлар, ATRның оештыручысы юридик зат, ә аның ватандашлыгы буламыни? Безне хәзер "каләм – ул каләм, тәгәрмәч – ул тәгәрмәч" булганын исбатлагыз дигән вазгыятькә куялар."

Римзил Вәлиев, Татарстандагы “Татмедиа” җәмгыяте башлыгының кинәшчесе:

"Кырымтатарлар һәм казантатарлар бер-берсенә якын халыклар, берничә тапкыр бер илдә, ягъни Алтын Урда, патша Русиясендә, Советлар заманында яшәгән халыклар, аларның күп уртаклыклары бар, безнең Гаспринскийбыз бар, “Тәрҗәмән”ебез бар. Бүгенге заманда этномәдәни, социаль мәсьәләләргә сәясәт өстәлсә, сәясәт тыгылса, алар бер-берсенә каршы килә. Кызганычка каршы, этник мәсьәләләрне еш кына зур сәяси көчләр куллана. Без яшәгән регионнарда, илләрдә информацион сугыш барганда без шул этномәдәни эшләрне тыныч алып бара алабызмы? Бу сугышта катнашкан матбугат чаралары нормаль матбугат чаралары була аламы? Украина-Русия информацион һәм башка сугыш чорын кичергән кебек булганда, дөньяда атом психозы җәелгәндә без бу сугышта катнашып милли мәсьәләләрне нормаль рәвәштә хәл итә алачакбызмы? Мин бу сугышта катнашмаска чакырам. Әгәр дә Мәҗлес, Украина, Русия арасында барган катлаулы мөнәсәбәтләргә без кагылсак, бернинди матбугат чарасы нормаль яши алмас, хәтта ул теркәлсә дә моңа ысуллар да табылыр. Минем бу мәсьәләдә тәҗрибәм бар: “Азатлык” радиосының җирле бюросын Татарстанда япканнар иде", диде.

Ахырда Римзил Вәлиев: "Сәясәттән, информацион сугыштан ваз кичкән тәкъдирдә теркәлү, эш итү, кырымтатарлар алдында торган социаль, мәдәни мәсьәләләр белән мәшгуль булу мөмкин булачакмы?" дигән сорауны ике якка да бирде. “Мин сәясәт һәм сугыш кысаларында моның мөмкин түгеллеген кисәтәм“, дип өстәде ул.

Кырым вице-премьеры Дмитрий Полонский Римзил Вәлиевнең теркәлү мөмкинме-юкмы дигән соравына җавап итеп: "Теркәлү мөмкинме-юкмы дигән сорау тормый, теркәлү - ул һәркемгә зарур", диде.

Сүз алучылар арасында Кырымдагы алманнарның “Видергебург” оешмасы җитәкчесе, Кырым Дәүләт шурасы депутаты Юрий Гемпель, ниндидер матбугат чарасы котырту, дискомфорт шартлар тудыра икән, хакимият моңа тиешле реакция ясарга тиеш дип ATRны Русиягә каршы сәясәт алып баруда гаепләде. Кырымда тик кырымтатарлар яшәми, монда урыслар күпчелекне тәшкил итә, диде ул.

ATRның генераль директор урынбасары Лиля Буджурова Гемпельның сөйләгәненә җавап итеп, ATR телеканалы канун бозуларга юл биргән икән, аны мәхкәмәгә бирергә чакырды. “Тискәре хәлдә бөтен сөйләгәннерегез - яла ягу һәм без инде мондый яла ягучылар өстеннән үзебез мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә башларга мәҗбүр булачакбыз”, диде ул.

Шактый бәхәсле, төрле карашларны чагылдырган бу матбугат очрашуында башка кырымтатар матбугат чаралары хакында сүз әзрәк булды һәм бу аңлашыла да. Кырым күләмендә эшләп килгән бәйсез ATR кырымтатар телеканалының әһәмияте, төрле милләт караучыларына йогынтысы, тәэсире 2014-2015 елларда шактый үсә барды, шуңа да аның туктатылуы зур игътибарны җәлеп итеп тора.

ATR язмышы Роскомнадзор кулына калды

Русия Кырымга басып кергәннән соң Украина-Русия арасында туган киеренке вазгыять, кырымтатарларның моңа тискәре мөнәсәбәтен чагылдырган телеканал кемгәдер комачаулый башлаган, күрәсең. Хакимиятне тәнкыйть итеп торган, кискен мәсьәләләрне күтәреп барган, кырымтатарларның ханнар заманы тарихын, Кырымның чын тарихын урыс, кырымтатар, украин телләрендә таныткан, 2014 елда Кырымда югала башлаган, үтерелгән кырымтатарларның тәкъдирен күзәткән, мәдрәсә, кырымтатар китапханәләрен, мәчетләрдә булган канунсыз тентүләрне, яндырылган мәчетләрне, Кырымда 2014 елда барлыкка килгән су, электр энергиясе, логистика авырлыклары, кырымтатарларга карата аеруча кырыс сәясәт алып барылуын иярчен аша бөтен дөньяга күрсәткән, тәүлек буе эшләп торган ATRны ябу карары да Кырымда уйлап чыгарылмагандыр мөгаен.

ATR каналы чынбарлыкны күрсәтеп "Кырымда бөтен нәрсә яхшы" дигән рәсми хакимиятләрнең, Мәскәүдә, Кырымда утырган түрәләрнең сафсатасын фаш итеп килде. ATR белән бергә бер медиахолдингка кергән “Ляле” кырымтатар балалар каналы да, “Лидер”, “Мейдан” радиолары да эшен 1 апрельдән туктатырга мәҗбүр булды. ATR эфирга чыкмаса да, үз эшен дәвам итеп тора, эштән бер генә кеше дә китмәгән. Канал кырымтатарлар белән бәйле документаль фильмнар төшереп, интернетта аерым сюжетларны урнаштырып бара. Канун моңа комачауламый икән. Ләкин иң мөһиме - теле һәм радиоэфир туктатылды. Дәүләт телеканалында кырымтатар яңалыклары көндә тик 12 минут бара, радитапшырулар атнада бер сәгать.

Әлбәттә, ATR тик җыр-бию, мәдәни мәсьәләләр белән чикләнгән булса, Русия төбәкләрендә булганы кебек хакимият кушкан җырны җырлап торса, аңа бәлки тимәсләр дә иде. Ләкин ATR Кырымдагы чынбарлыкны күрсәтеп барды. Мәскәү, Кырым рәсми телеканалларыннан аермалы буларак, соңгы ике елда ул кырымтатарларның бәлкем иң тәэсирле яклаучысы да, халыкның тавышын дөньяга ишеттереп торган, кеше хокукларын яклаганнар өчен дә Кырымда бердәнбер мөнбәр иде. Ул яңадан эфирга чыга алырмы-юкмы, бу Роскомнадзорга бәйле булып калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG