Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Сафина: "Кызымны аякка бастыру өмете белән яшим"


Миләүшә Сафина: "Кызымны аякка бастыру өмете белән яшим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Миләүшә Сафина: "Кызымны аякка бастыру өмете белән яшим"

Автор-башкаручы Миләүшә Сафина кызы Мәрьямне аякка бастыру өчен инде дүртенче ел көрәшә. Аңа дөньяның төрле почмакларыннан ярдәмнәр килә, хәйрия чаралары үтә. Әмма туганда баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән Мәрьямгә бүген дә әле ярдәм кирәк.

Вконтакте социаль челтәрендә Мәрьям Сафинага ярдәм максатыннан ачылган махсус төркемдә биш меңнән артык кеше бар. Күбесе авыру кызның әнисе Миләүшәне рухландырып, көч-куәт биреп тора, күрсәтелгән хисапка акча сала. Берничә ел дәвамында битараф булмаганнар ярдәме белән хәйрия чаралары уздырыла. Мәсьәлән, “Out hall” клубында Tatar Party проекты оештыручылары хәйрия дискотекасы ясады. Балтачның мәдәният йортында, Казанның филармония залында хәйрия концертлары узды. Сафиннар гаиләсенә Татарстанның эшмәкәр-җитәкчеләренең дә күпмедер ярдәме тия. Шулай ук, Казанда хәйрия ярминкәләре дә уздырыла. Соңгы чаралардан мәсәлән, 8 майда АКШның Чикаго шәһәрендә Мәрьямгә багышлап “Зумба” кичәсе оештырылган.

Әнисе Миләүшә белдергәнчә, дәвалану курсларыннан соң Мәрьямнең хәле яхшыра бара. Монда мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән Парижда дәвалануның, Украиның Трускавец шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгенең, Арча, Кукмара табибларының файдасы күп тигән.

"Кызым савыксын өчен кулларыннан килгән хәтле барсын да эшләделәр, Алланың рәхмәте яусын!", ди Миләүшә.

Бүген Миләүшә кызы белән иң якын кешеләре, әти-әнисе янында, Татарстанның Балтач район үзәгендә тора. Әле күптән түгел Кукмарага дәваланырга барганнар. Ике ел дәвамында Миләүшә Мәрьям белән бик актив хәрәкәттә: физкультура, массаж ясап торалар, һәрдаим бассейнга йөриләр.

“Әле Мәрьямебез йөрмәсә дә, утырырга тырыша, елмая, акыл ягыннан үзгәрешләр күренә, бөтен кешене таный, белә, үзенчә сөйләшергә тырыша, төсләрне, формаларны аера. Коляскада утырып, телевизор, мультфильмнар карый, җырлар, биюләр ярата.

Бүген акча күп җыела дип әйтмәс идем, әлегә кадәр элек җыелган акчалар белән дәвалануны дәвам итәбез. Шул ук вакытта безгә коляска, велотренажер алырга булыштылар. Андый сораулар белән мин төрле ярдәм итәргә мөмкин булган хәйрия вакыфларына, мәчетләргә мөрәҗәгать итәм. Аллага шөкер, булышып торалар!”, ди ул.

Миләүшәнең киләчәккә планнары зур һәм өметле күренде. Ул дәвалануны әлегә Казанда дәвам итәргә тели. Чөнки чит илләргә барырга курка. Соңгы тапкыр һава аланында Мәрьям үзен начар хис иткән. Шуннан соң кыюлыгы җитми еракка алып чыгып китәргә. Ләкин җәй көне, Рамазан ае үтеп киткәч, Мәрьямне дәвалану максаты белән Кырымга алып барырга ниятли. Анда шулай ук, физкультура, массаж, диңгез суларында коендырып кайтарасы килә әни кешенең.

Автор-башкаручы буларак Миләүшә иҗатын да булдыра алганча алып бара, концертларда чыгыш ясый, җырлар яздыра. Бу көннәрдә яңа клип төшерүләрен әйтте.

“Хәзер мин иҗатыма игътибар бирә башладым. Туйларга, төрле мәҗлесләргә чакыралар. Әти-әниемә Алланың рәхмәте яусын, мин өйдә булмаганда балам белән алар утыра”, ди җырчы.

Ул балаларны яклау көне уңаеннан барлык әти-әниләргә теләкләрен дә җиткерде. Аңа ярдәм иткән, булышкан кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.

“1 июнь – балалар яклау көненә шушындый зур сынау үтә торган гаиләләргә, әти-әниләргә, аеруча әниләргә беркайчан да кулларын төшермәсеннәр, балаларыбызны аякка бастырырга тырышырга дигән теләктә калам. Нинди бала булса да, үзебезнеке. Балалар үскәч, әни-әти рәхмәт, диярлек булсын. Аларны әби-бабайга ташлап калдырып булмый. Алар безне үстергәннәр, үз эшен эшләгәннәр инде. Аллаһ ярдәм, сабырлык бирсен, тешләрне кысып түзәргә, кулларны төшермәскә иде”, диде Миләүшә Сафина.

XS
SM
MD
LG