Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Sotheby’s йорты Русия кире кайтарырга сораган Айвазовский рәсемен сатудан алмый


Иван Айвазовский. "Каһирәдә кич". 1870 ел

Иван Айвазовский. "Каһирәдә кич". 1870 ел

Лондонда 2 июнь сатуга куелачак "Каһирәдә кич" исемле әсәр өчен кимендә 2 миллион 300 мең доллар сораячаклар.

Лондондагы Sotheby’s халыкара аукцион йорты Халыкара полициянең (Интерпол) Русия бүлеге мөрәҗәгатен кире какты. Русия Интерполы Иван Айвазовскийның "Каһирәдә кич" исемле рәсеме хосусый коллекциядән урланган дип аны сатудан алуны сораган иде. Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Елена Алексеева ярдәм сорап Британия полициясенә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, Айвазовский рәсеме 1997 елда Мәскәүдә урланган.

Sotheby’s йорты әсәрнең аларга эләгү тарихын тикшергәннәрен һәм рәсемнең урланган булуына дәлилләр табылмаганын белдерде.

Аукцион 2 июньгә билгеләнгән. 1870 елда ясалган рәсемнең бәясе 2 миллион 300 мең доллардан башлана.

XS
SM
MD
LG