Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

"Фольклорчы белгечләребез булмау – милли проблемыбыз"


30 майда "Иске Казан Түгәрәк уен" фестивале узды. Халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар Татарстанда арта бара. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова республикада фольклорчы белгечләр әзерләргә дә вакыт җитте дип белдерә.

Татарстанда "Иске Казан Түгәрәк уен"​ фестивалендә катнашучылар артканнан арта бара. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова күбрәк кеше күрә алсын өчен киләсе елга бәйрәмнең йомгаклау чарасын Биектау районының Камай авылындагы кирмәндә түгел, ә болында үткәрергә кирәк дип белдерә. Җәүһәрова сүзләренчә, халык иҗаты үрнәкләрен башкару республика күләмендәге зур бер хәрәкәткә әйләнеп бара, әмма белгечләр җитешми. Җәүһәрова "Иске Казан Түгәрәк уен"​ фестиваленнән соң Азатлык сорауларына җавап бирде.

– "Иске Казан Түгәрәк уен" фестивале алтынчы тапкыр үтте. Узган елгы белән чагыштырганда нәрсәсе белән аерылып торды?

– Без "Түгәрәк уен" фестивальләрен башлаган вакытта татар фольклор төркемнәре бик аз иде. Быел без башта Татарстанның җиде төбәгендә фольклор фестивальләре үткәрдек. Анда барлыгы 150 коллектив катнашты. Бер коллективны уртача унга гына тапкырласак, 1500 кеше татар фольклорына кереп бара дигән сүз бит бу. Алар үзләренең авылларына, төбәкләренә хас булган халык иҗаты әсәрләре табып, аны эшкәртү эшенә керешкән.

Татарстанда фольклор хәрәкәте шулкадәр зур колач белән кузгалып китте ки, хәзер яшьләр төркемнәре дә, балалар төркемнәре дә бар. Республикада ким дигәндә 20 балалар коллективы бар. Алар балалар фольклоры этно-театры рәвешен ала башлады. Без алдагы фестивальләрдә аларны үзләрен номинация итеп аерырга телибез. Мәктәпләр, сәнгать мәктәпләре каршында фольклор студияләре төзү, балалар фольклоры лабораторияләре ачу, киемгә, этно-дизайнга бәйле юнәлешләрне булдырырбыз дип торабыз. Төрле юнәлешләр алу – ул фестивальнең хәрәкәткә әйләнүенә дәлил булып тора.

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестиваленең беренчесен, икенчесен һәм өченчесен үткәргәннән соң без мәдәният хезмәткәрләренең фольклорга карата фикерләүләрен, халык иҗатын күзаллауларын үзгәртергә кирәклеген аңладык. 2012 елда без татар авыллары мәдәният хезмәткәрләре белән биш семинар үткәрдек. Быел тагын өч семинар булды. Анда ким дигәндә 1200 мәдәният хезмәткәре катнашты. Октябрь аенда Татарстанның ике төбәгендә тагын үткәрәчәкбез. Хакимиятләрнең дә үзешчән сәнгатькә бәйле ниндидер бер-ике җырчыга игътибары гына түгел, ә бөтен авылныкы булган үз байлыгын күрергә өйрәнүе һәм аны аңлый башлавы да бу фестивальнең хәрәкәткә әйләнүенә дәлил булып тора. Бүген барлык районнар да кулларыннан килгән кадәр бу хәрәкәткә кушылды.

Мәдәният йортларында этнографик күргәзмәләр оештыру традициягә керде. Үзләрендәге фольклор тарихын өйрәнәләр. Ул гына да түгел, хәзер фольклор киеменең дә нәрсә икәнлеген беркадәр аңлый башладылар. Быел Бөтенрусия татар фольклоры фестивале кысасында татар халкының этник киеме дигән лаборатория эшләргә җыенабыз. Бу лабораторияләр киләчәктә даими эшләп килә торган бер үзәккә әйләнәчәк. Фольклор хореографиясенә дә игътибарыбызны арттыра төшәбез. 2016 елда бары тик биючеләрне генә җыярбыз дигән исәбебез дә бар. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, иң беренче чиратта, татар фольклоры колективларын паспортлау эшен 2015 елда төгәлләр дип исәплибез.

Безнең хәзер фольклор театрлары һәм шулай балалар фольклоры театрлары да барлыкка килде. Иң әһәмиятлесе, әлеге театрларны яратып караучылар бар. Алга таба татар фольклоры концертлары да оештыра башларга телибез. Татарстанда да искиткеч фольклор мирасы бар. Мишәрләребез үзенчәлекле, Казан артының үз фольклоры, фольклор һәм дин бергә кушылып киткән үрнәкләр һәм башка гүзәл күренешләр бар.

Бөтенрусия фестивале дә сентябрь аенда үтәр дип планлаштырабыз һәм ул чара вакытында остаханәләр урынына өч лаборатория булачак. Остаханәләрне ел дәвамында эшли торган лабораторияләргә әйләндерергә телибез. Кичке уеннарга бәйле өлеше Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында, Татар халык киемнәре, ягъни фольклор киеме, этник төркемнәр киемнәрен сәхнәләштерүгә бәйле лаборатория Традицион мәдәниятне үстерү үзәге кысаларында булыр дибез. Татар халык балалар уеннары лабораториясен дә даими итеп аларны ипләп кенә халыкның көндәлек яшәешенә кертербез һәм ул да балаларны тәрбияләгәндә үз урынын алыр дип өметләнәбез.

– Бу лабораторияләр ничегрәк эшләячәк?

– Мисал өчен, инде өченче ел "Балачак – уйнар чак" дип аталаган Русия фольклор фестивале кысасында мәйданчык эшләп килә. Омски, Төмән өлкәсендә балалар уеннарына бәйле үзәкләр дә барлыкка килде. Хәзер Свердловски өлкәсе Түбән Сырга авылында да оештырырга телибез. Төп максатыбыз уйный торган төбәкләрне булдырып, аларны һәрвакыт тәкъдим итеп тору. Ул кечкенә генә видеосюжетлар һәм әлеге уеннарга карата аңлатмалар булачак. Аларны үзебезнең сайтта да тәкъдим итеп торачакбыз.

Киемнәр лабораториясенә килсәк, анда дизайнерлар, кием белгечләре эшләячәк. Без инде әкренләп кенә бу юлга кереп барабыз. Без чыгарган "Татарлар мишәрләр" дигән китапта модельер-этнограф Лариса Чубокованың рәсемнәре урын алды. Керәшеннәргә багышланган альбомда да аның әсәрләре бар. Бүген ул этник төркемнәребезнең киемнәрен эшли. Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылында эшләүче "Ак каен" фольклор ансамбленең бию төркеменә Чубокова ярдәме булән киемнәр әзерләнде. Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында эшләп килгән "Сәрбиназ" мишәр фольклор ансамбленә дә киемнәр эшләде һәм башкалар. Без фольклор киемнәренә карган эшне башлап җибәрдек.

Безнең кайбер фольклор төркемнәре Татарстан җыр һәм бию ансамбле кия торган киемне татар киеме дип исәпли. Әмма ул – сәхнә кануннарына яраклаштырылган ялтыравыклы купшы кием. Безнең татар халкы бервакытта да купшы булмаган. Икенчедән, теге йә бу йоланы күрсәткән вакытта чама бар һәм өченчедән һәр этник төркемнең үз һава торышына, тирәлегенә хас киемнәре бар.

Һәр этник төркемнең сөйләшен, үзенчәлекле йола фольклорын саклап халыкның үзенә күрсәтү, җирле киемнәрен дә барлап халык күңеленә сеңдерү максатыбыз булып тора.

– "Иске Казан Түгәрәк уен" фестиваленнән соң бу бәйрәмне белми калдык дип әйтүчеләр дә булды. Реклам аз булдымы, сәбәп нидә?

– Реклам әз булды, монсы хак. Безнең фестивальгә 400 катнашучы килде. Карарга килүчеләр белән бергә 1200ләп кеше бар иде. Турширкәтләр автобуслар белән туристлар да алып килде. Без күп халык җыюны максатыбыз итеп куймаган идек. Фестивальне әлегә "Иске Казан" музей тыюлыгының реконструкцияләнгән тирмәнендә үткәрәбез. Анда 1200 кеше дә бик күп күренде. Киләсе елга чараны бу тыюлыкның болынында үткәрү турында да уйлашабыз. Һәм бу болында фестивальнең үзен түгел, ә аны үзенчәлекле фольклор бәйрәме итеп үткәрергә телибез. Ул вакытта теләге булгын бөтен кешеләрне дә чакырырбыз дибез.

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

"Иске Казан Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучылар

– "Яңа гасыр"да "Аулак өй" тапшырулары бара. "Түгәрәк уен" хәрәкәтенә бу тапшыруларны әзерләүчеләрнең игътибары җитәрлекме?

– "Яңа гасыр"ның "Аулак өй" тапшырулары чиста татар фольклоры һәм татар традицияләренә мөнәсәбәтле әзерләнә. Ләкин телекомпаниянең үз максатлары бар. Тамаша тудыру, халыкны экран каршында тоту максатын да онытырга ярамый. Ә безнең максатлар бит бөтенләй башка. Безнең ниндидер уртаклыклар бар дигән җөмләне бик шартлы рәвештә генә әйтеп була. Телевидениедә үзешчән сәнгатькә күбрәк игътибар бирелә, еш кына татар җыр ансамбльләре чыгыш ясый анда. Фольклор әсәрләрен сәхнә дәрәҗәсенә күтәрү шактый катлаулы, ул фән белән дә бәйле. Бүген чиста фольклорны, чын халык иҗаты телевидениедә күрсәтелә дигән җөмләне өздереп әйтә алмыйбыз. "Яңа гасыр"да фольклор тапшырулары әзерләү өчен аның редакторы һич югында этнограф йә фольклор музыкасы белгече булырга тиеш. Белгечләргә бүген кытлык зур. Ул безнең гомум милли проблемыбыз.

– Мәдәният йортлары өчен булсын, фольклор төркемнәре җитәкчеләре булсын, белгечләр кайда әзерләнергә тиеш?

– Халык иҗаты дигән әйбер бүген советлар заманыннан калганча "народное творчество" дип тәрҗемә ителә дә анда үзешчән сәнгать нинди юнәлештә эшлисе килсә, шуңа йөз тота. Бүген мәдәният университеты укытучылары без халык иҗатына төрле белгечләр әзерлибез дигән җөмләне рәхәтләнеп әйтәчәкләр һәм алар хаклы да.

Без бүген халык иҗаты дигәннән, аның бер юнәлеше булган фольклор турында сүз алып барабыз. Фольклорга бәйле белгечләр әзерләү ул бик катлаулы. Минем Казан консерваториясен бер генә дә гаеплисем килми. Анда этномузыка кафдерасы эшләп килә. Сүз кузгатуга ук алар абитуриентлар юк дип әйтәләр. Бүген музыка мәктәбендә, музыка училищеларында, совет системасындагыча, төп игътибар Европа классик сәнгатенә бирелә. Гади генә әйтсәк, гармун баян дәресләре эчендәге факультатив, курай флейта эчендә факультатив, гөслә арфа эчендә факультатив. Арфада уйнарга өйрәнүче теләге булса гына өстәмә дәрес итеп гөсләне ала ала.

Без хәзер бу катлаулы мәсьәләнең актуальлеге турында авыз тутырып сүз кузгата башладык. Сәнгать мәктәпләрендә дә, балалар бакчаларында да шундый ук проблемнар бар. Мисал өчен, Татарстандагы барлык балалар бакчаларында да дымков уенчыгын да, хохлома да, гжель дә ясыйлар. Татарныкын да өйрәтергә мөмкинлек бар, програмнар мөмкинлек бирә, әмма белгечләр һәм бакча баласы өчен әзерләнгән програм юк. Татарныкы да өстәмә булып шуның эченә кереп китәр иде. Белгечләр әзерләү абитуриент әзерләүдән башлана. Ә абитуриент булсын өчен эшне балалар бакчасыннан, башлангыч һәм урта мәктәптән үк башлау кирәк.

Без хәзер һәр районда, һәр төбәктә берәр кешене табып алар белән бергә үзләренә хас җирле үзенчәлекләрне үз эченә алган програмнар эшләү турында да уйлашабыз. Ул програмнар кысасында җыр, рәсем, география, тарих дәресләрендә үзенчәлекле итеп үткәрергә мөмкин булачак. Бу програмнар мәьәләсе бүген актуаль. Татарстан халыкларының матди булмаган мирасы канун өлгесе әзерләнеп бетеп 2016-17 елларда гамәлгә дә керер дип өметләнәбез. Ул төрле оешмалар арасында халык иҗатына игътибарны бер системага салырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG