Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Вашингтон татарлары Сабантуй уздырды


30 майда АКШ башкаласында алтынчы Сабантуе үткәрелде. Гадәттәгечә, бу милли бәйрәмне Tatar DC җәмгыяте оештырды.

Быел Вашингтон Сабантуена Американың төрле шәһәрләреннән һәм штатларыннан килгәннәр иде. Питтсбург, Нью-Йорк, Филадельфия, Сент-Луис, Коламбус, Чикаго, Балтимор, Харрисбург һәм хәтта ерак Флорида белән Калифорния якларыннан да килүчеләр булды.

Чараны Вашингтонның иң өлкән татарлары Сәгыйт һәм Равилә Сәлахлар башлап җибәрде. Равилә Сәлах бу чараның елдан-ел популярлашуын билгеләп үтте.

Tatar DC оешмасы президенты Шакир Морадымов әйтүенчә, быелгы чара 300гә якын кешене җыйган. Бәйрәмнең концерт өлешендә җирле һәвәскәр артистлар чыгыш ясады. Шулар арасында җырчы һәм алып баручы Илмир Әхмәтҗанов, җырчылар Алия Фәйзуллина, Айсылу Исмәгыйлева, Илнар Фатыйхов, Рафил һәм Даут Якуповлар һәм башкалар булды.

Азатлык анда катнашкан Руслан Морадымов һәм башкалар тотып алган бәйрәм мизгелләрен тәкъдим итә.

Бер ел элек Сан-Франциско татарлары оешмасы президенты итеп сайланган Туран Апакай да бу бәйрәмгә килгән иде. Аның сүзләренчә, ул бирегә татарларны берләштерү юллары белән танышу өчен килгән.

Вашингтон татарларыннан соң Сабантуй эстафетасын Нью-Йорк татарлары дәвам итәчәк. Анда Сабантуй 14 июньгә планлаштырылган. Ә кояшлы Флорида татарлары бу бәйрәмне Майамида март аенда ук уздырып куйды. Бу Флоридада узган беренче Сабантуй иде.

XS
SM
MD
LG