Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балаларны яклау көне билгеләнде


“Уфа” универмагы каршындагы рәсем төшерү ярышында катнашучы бала
“Уфа” универмагы каршындагы рәсем төшерү ярышында катнашучы бала

1 июнь Башкортстанда балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар узды.

Балаларны яклау көне уңаеннан чаралар башкаланың берничә мәйданында үтте. Ленин мәйданында “Планетадагы бар балалар дуслаша!” исемле чара узды. Ике меңгә якын бала катнашлыгында күмәк җыр башкарылды. Алар “Если с другом вышел в путь” дигән җырны башкарды. Чарага республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та тамаша кылды.

Якутов исемендәге паркта балалар иҗат төркемнәре чыгыш ясады. Коткару темасына төшерелгән рәсемнәргә йомгак ясалды.

“Кашкадан” паркында балалар Сабантуе узды.

“Уфа” универмагы каршындагы мәйданда рәсем төшерү бәйгесе, төрле уеннар оештырылды.

Чараны алып баручылар
Чараны алып баручылар

“Беренче май” исемендәге мәдәният һәм ял паркында “Алтын туп” исемле уен мәйданы эшләде. Бәйрәм Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимовның “Айдар” балалар театр-студиясе чыгышы белән тәмамланды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры бу көн уңаеннан театр каршындагы мәйданда чаралар оештырды. Анда төрле бәйгеләр, акбур белән рәсем төшерү ярышлары узды. Театр артистлары балаларны биетте. Чара татар һәм урыс телләрендә барды. Ахырда “Насретдинның алтын ишәге” исемле хәйрия тамашасы күрсәтелде.

Балаларны яклау көне уңаеннан кайбер саннарга килгәндә, Башкортстанда бүген 850 мең бала исәпләнә. Узган елны 60,5 мең бала туган иде. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 2,1 процентка күбрәк дигән сүз. Башкортстан Идел буе федераль округында балалар тууы буенча - беренче, Русиядә егерменче урында тора.

XS
SM
MD
LG