Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Энҗе" фестивале Казан үзәгенә кул эшләре осталарын җыйды


Казанда "Энҗе" татар милли кул эшләре фестивале
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Казанда "Энҗе" татар милли кул эшләре фестивале

30 май Казанның Татар утарында IV "Энҗе" республикакүләм кул эшләре фестивале узды. Кул эшләре белән мавыгучы татар кыз-киленнәре белән казанлылар һәм ятим балалар күзгә-күз күрешә алды, иң-иңнәренә урын-бүләкләр бирелде.

Кызу, эссе көн булуга карамастан, Казан үзәгендәге "Татар утары" ишек алдына җыелган Татарстанның дистәләгән татар милли кул эшләре осталары һәркайсы үз эшен күрсәтергә ашыкты. Чигү, бәйләү кебек эшләр белән мавыккан кыз-киленнәргә хезмәтләрен гадел бәяләүләре, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу мөһим иде. Мөмкинлекләре чикләнгән төрле яшьтәге хатын-кызлар да монда катнашты, яшь буенча чикләү булмады.

Кайберләре дус-туганнары, икенче берәүләре ирләре белән килгән. Араларында Матбугат.ру сайты хуҗасы Данил Сәфәров күренде, аның тормыш иптәше, “Яңа гасыр” телевидениесе журналисты Әдилә дә “Энҗе” фестиваленә кул эшләре белән катнашыр өчен берәр атна алдан әзерләнә башлаган. Ул төрле коллажлар, шиңми торган чәчәк бәйләмнәре, кофе топиарийлары, бисердан агачлар тәкъдим итте.

Оештыручылар “Алгарыш” (“Прогресс”) яшьләр үзәге, алдан ук катнашучыларга милли кул эшләнмәләре генә булсын дип җиткереп бетермәгән дип аңладык, чөнки кайбер катнашучыларда заманча эшләнмәләр дә күренде. Ә Татарстан фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова рәислегендәге жюри ахыр чиктә күбрәк миллилеккә игътибар итте.

Иске Татар бистәсендәге "Татар утары" ишек алдында балалар өчен аниматорлар төрле уеннар, конкурслар оештырды. Алар белән бергәләп әти-әниләр дә үзләренчә күңел ачты, кемдер чәй, кәһвә, су эчте, күләгәдә утырды. Алып баручы Фәнис Җиһанша милли кул эшләре осталары белән аралашты, икенче бер почмакта милли кемнәр кигән кызлар, балалар "Татарча Casual" проектының яңа эшләрен күрсәтте. Кыскасы, үзенчә бер Сабантуй булды. Шунда ук әти-әниләрсез йөрүче балалар төркеме күзгә ташланды.

“Монда Дәрвишләр бистәсеннән балалар йортыннан һәм “Гаврош” ятимнәр йортыннан балалар чакырылды. Аларны тәмле ризыклар белән сыйладык, ятим балаларга да “Энҗе” фестивале бәйрәм булды”, диде әлеге чараны оештыручыларының берсе Александр Долгов. Аның сүзләренчә, чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту, аны дәвам иттерү һәм саклау.

“Энҗе”нең икенче бер оештыручысы Ләйсән Солтанова әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларның кул эшләре төрледән-төрле: чигү, бәйләү, кулдан ясалган шиңми торган чәчәкләр, милли киемендәге курчаклар, шамаилләр, йомшак уенчыклар, коллажлардан алып топиарий, агачка рәсем төшерү, балаларга һәм олыларга тегелгән зәвыклы күлмәкләр һәм башка кызыклы, заманча сувенирлар тәкъдим ителгән.

Фестивальдә шигырь, альтернатив җырлар да яңгырады. Махсус кунак буларак оста музыкант, автор-башкаручы Альберт Исмаил, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина чакырылган иде. Катнашучылар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның Шамаилләр күргәзмәсен тәкъдим итүе дә бәйрәмне төрлеләндереп җибәрде.

“Энҗе” фестивале азагында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны агачны милли бизәкләр белән бизәгән Резеда Әгълиуллова алды, икенчедә Гүзәл Гарипова, ул Анна Тереева белән йомшак уенчыклар, тукымадан эшләнгән косметичкалар, үзенчәлекле чакыру кәгазьләре тәкъдим итте. Өченче урынга чигү эшләре, шамаилләр белән Гөлназ Бәдретдинова лаек булды. Шулай ук “Чигү” номинациясендә Чулпан Габделганиева, “Бәйләү”дә Ания Гатауллина, “Социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыючы” номинациясендә Гөлназ Гатауллина билгеләнде.

Александр Долгов белдергәнчә, татар милли кул эшләре бәйгесен оештырганда “Диван” кәһвәханәсе, “Караван-сарай” рестораны, “Милли чәчәкләр” студиясе ярдәм иткән.

Оештыручылар бу көнне “Киләчәктә бу бәйге тагын да масштаблырак булачак”, дигән өметтә саубуллашса да, кайбер кул эшләре осталары тиешле бәя җитмәүне, оештыру моментларында җитешсезләр булуын әйтте. Әмма алар да “Энҗе” татар милли кул эшләре бәйгесенең дәвамлы булуын теләде.

XS
SM
MD
LG