Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Бишкәк һава аланында өч сәгать тотылган


Бишкәкнең халыкара "Манас" һава аланы
Бишкәкнең халыкара "Манас" һава аланы

Кыргызстан моның өчен гафу үтенде.

Украина президентының кырымтатар эшләре вәкиле Мостафа Җәмилевнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кыргызстан ягы узган төндә Җәмилев һәм аның киңәшчесе Рөстәм Умеровның һава аланында тоткарлануы өчен гафу үтенгән.

"Украинаның Бишкәктәге консуллыгы вазгыятьне үз контроленә алган, киләчәктә андый хәлнең булуы мөмкин түгел", диелгән белдерүдә.

Узган төндә кырымтатарларның ветеран юлбашчысы Мостофа Җәмилев һәм аның киңәшчесе, Кырымтатар халкы корылтае делегаты Рөстәм Умеров Бишкәк һава аланында өч сәгатькә тоткарланды. Алар икесе дә 2 июнь ачылган халыкара конференциядә катнаша. Җыенның темасы – "Үзәк Азиядә миграция мәсьәләләре". Аны Кыргызстан парламенты - Жогорку Кенеш һәм Европа Шурасының Парламент Ассамблеясы оештыра.

2014 елның 3 маеннан бирле Мостафа Җәмилев Кырымга кертелми.

XS
SM
MD
LG