Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Бу хакта Чаплин Русия җәмәгать пулатының "Гаиләне ныгыту һәм яклау – дәүләт сәясәтенең түрендә" дип исемләнгән форумда әйтте.

Русия православ чиркәве вәкиле протоиерей Всеволод Чаплин җәмгыятьне бала төшерүче хосусый клиникаларны шикаять итәргә чакырды. Бу хакта ул бүген Русия җәмәгать пулатының "Гаиләне ныгыту һәм яклау – дәүләт сәясәтенең түрендә" дип исемләнгән форумда әйтте.

"Кеше гомерен саклап калу өчен тырышкан җәмәгатьчелекнең дәүләт билгеләгән тәртипне бозучыларга каршы "җиһад" игълан итүе бик мөһим. Рекламаларын карап барыгыз, провокация ясар өчен шалтыратыгыз анда, прокуратурага, сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итегез. Андый оешмалар ябылырга, җитәкчеләре җәза алырга тиеш", диде чиркәү вәкиле.

"Гадел Русия" депутаты Елена Мизулина һәм "Бердәм Русия"дән Сергей Попов абортларны мәҗбүри иминият түләвеннән чыгарырга тәкъдим итеп канун өлгесе әзерләгән иде. Дәүләтнеке булмаган клиникана бала төшерү өчен ватандашларга 150-200 мең, рәсмиләргә 500-800 мең сум штраф яный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG