Лондондагы Sotheby’s халыкара аукцион йорты Иван Айвазовскийның "Каһирәдә кич" исемле әсәре аның хуҗасы үтенече белән сатудан алынды дип хәбәр итте.
Башлангыч бәясе кимендә 2 миллион 300 мең доллардан булган бу әсәр Русиядә урланган дип санала.
Sotheby’s йорты әсәрнең аларга эләгү тарихын тикшергәннәрен һәм рәсемнең урланган булуына дәлилләр табылмаганын белдергән иде.Рәсем 1870 елда ясалган.