Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хокуклары бозылган кулланучылар "онлайн" киңәш алачак


Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге "ВКонтакте" челтәрендә кулланучылар өчен онлайн киңәш хезмәтен ачты.

Русия кулланучылар хокуклары торышын күзәтүче оешманың Татарстан идарәсе сынау рәвешендә интернет аша киңәш бирү хезмәтен ачуы турында белдерде. Сораулар "ВКонтакте" челтәрендә кабул ителә.

Дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге 10нан кич 5кә кадәр бу сәхифәдә борчыган сорауларга белгечләр җавап биреп утырачак.

XS
SM
MD
LG