Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауны күчерү хакимиятнең кризис йогынтысыннан куркуын күрсәтә


Русия хакимиятләренең киләсе елдагы Дума сайлавын көз башына күчерүе һәм кайбер төбәкләрдә губернаторларны бу көздә яңадан сайлатуы икътисади кыенлыкларның сайлауларга тәэсирен киметү максатындагы маневр дип бәяләнә.

Кремльнең киләсе ел ахырында узарга тиешле Дума сайлавын өч ай алгарак күчерү ниятен һәм кайбер төбәк башлыкларын вакытыннан алда, бу елның сентябрендә үк сайлатуын аналитиклар икътисади кризис нәтиҗәсендә ризасызлыкның артуыннан һәм оппозициянең көчәюеннән курыккан хакимиятнең хәйләкәр маневры дип бәяли.

2011 елның декабрендәге Дума сайлавында Путин хакимиятенә карата ризасызлык иң югары ноктасына җиткән иде. Хәзер инде хакимият киләсе Дума сайлавын декабрьдә түгел, ә сентябрьдә үк уздырырга тели. Күпләр авылда, җәйге ялларда, дачада яткан чорда гадәттә илдә сәяси активлык шактый сүрелеп тора. Дума сайлавын менә шул җәйге яллар тәмамланган арада тиз генә уздырып куярга телиләр.

Февраль ахырында оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов атып үтерелгәннән соң оппозицион көчләр Думага кечкенә генә булса да бер фракция белән керүгә өметләнеп "Демократик коалициягә" берләшүләрен игълан итте.

Алда көтелгән икътисади пролемнар сәбәпле хакимиятнең хәле кыенлашса да, оппозициягә җәен сайлау алды кампаниясе алып бару шактый авыр булачак. Аналитиклар Кремльнең Дума сайлавын сентябрьгә күчерергә теләвен беренче чиратта нәкъ менә шуның белән аңлата.

Сергей Нарышкин
Сергей Нарышкин

1 июньдә Дума рәисе Сергей Нарышкин "сайлау вакытын күчерү өчен хокукый нигез" булуын белдерде. Аның әйтүенчә, сайлауны иртәрәк уздыру конституцияне бозмаячак, шулай да моны "канунлаштырып эшләргә кирәк". Ә андый канун чыгару бер дә кыен булмаячак, сайлауны иртәрәк уздыруга Думадагы дүрт фракцияненең бары берсе коммунистлар гына каршы, әмма аларның тавышлары киртә кую өчен җитәрлек түгел.

Нарышкин Думаны иртәрәк сайлау кирәклеген дәүләт бюджетының көзен әзерләнүе һәм бюджетны яңа парламент расларга тиешлеге белән аңлата.

Дмитрий Орешкин
Дмитрий Орешкин

Әмма Mercator Group аналитик үзәге җитәкчесе Дмитрий Орешкин әйтүенчә, төп сәбәп икътисади хәлнең начарая баруы һәм сайлаучыларның хакимият алып барган сәясәткә ризасызлыгының арта баруы көтелү. Орешкин җәй ахырында сайлаучылар тавыш бирергә азрак киләчәк һәм хакимият административ ресурсны нәтиҗәлерәк куллана алачак, ди.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный сайлау вакытын үзгәртүне оппозициянең берләшүенә карата хакимиятнең борчылуы арту белән аңлата.

Узган елда нефть бәяләренең кисәк төшүе һәм Мәскәүнең Украинадагы гамәлләренә каршы кертелгән Көнбатыш чикләүләре нәтиҗәсендә 2015 елда Русия икътисады 4,5 процентка түбән тәгәрәр, бу күренеш 2016 елда да дәвам итәр дип көтелә.

1 июньдә элекке финанс министры Алексей Кудрин кризисның иң яманы әле алда булачак дип кисәтте.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) 29 майда чыгарган хисабына караганда, хәзер Русия халкын иң борчыган мәсьәләр ил икътисадының хәле һәм инфляция.

2014 елның мартында Кырымны аннексияләгәннән соң Русиядә Путинның кисәк күтәрелгән абруена икътисади хәлнең начараюы әлегә бик тәэсир итми кебек. "Левада" фикер белешү үзәгенең май аенда уздырган яңа бер сораштыруы Путин эшчәнлеген ил халкының 86 проценты яклавын күрсәтә.

"Панорама" аналитик үзәге башлыгы Владимир Прибыловский әйтүенчә, илдәге рецессия белән Путин рейтингы арасында бәйләнеш булмау хакимиятнең ышанычын киметә бара.

Владимир Прибыловский
Владимир Прибыловский

"Кырым акциясенең популярлыгы күпме дәвам итәчәген әйтеп булмый. Бәлки иртәгә кешеләр бу бер дә файдасыз гамәл булды дип исәпли башлар. Бу рейтинг тиздән төшәргә һәм хәтта иртәгә үк төшә башларга мөмкин. Моның кайчан булачагын беркем дә әйтә алмый ул бәлки бер ел эчендә, бәлки ун елда, ә бәлки иртәгә үк булырга мөмкин.

Орешкин әйтүенчә, икътисади төшенкелек Путинның рейтингына тәэсир итмәсә дә, Думаның һәм Дума әгъзаларының абруена нык кына сугачак, нәтиҗәдә кесә парламентына таяну күпкә кыенрак булачак.

Орешкин төбәк башлыкларын вазифаларыннан алуны һәм, икътисади кыенлыклар көчәеп өлгергәнче, бу елның сентябрендә яңа мөддәткә сайлатып куюны да шул ук сәбәп белән аңлата.

Май аенда Русиядә җиде төбәк Архангельски, Смоленски, Кострома, Омски, Иркутски, Ленинград һәм Камчатка губернаторлары вазифаларыннан китү турында гариза тапшырды. Җидесе дә 13 сентябьдә узачак бердәм сайлау көнендә яңадан шул ук вазифага сайланырга тели. Шул ук көнне яңадан Татарстан президенты булып сайланырга җыенучы Рөстәм Миңнехановның президентлык мөддәте март аенда тәмамланланды. Ә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов әле узган елда гына яңадан сайланган иде.

Михаил Виноградов
Михаил Виноградов

"Петербургская политика" фонды җитәкчесе Михаил Виноградов "губернаторлар моның белән үзләренең дәрәҗәләрен күтәрүгә һәм көндәшләренә сайлауга әзерләнү мөмкинлеге бирмәүгә өметләнә", ди.

Виноградов әлегә федераль хакимиятләрнең протест чаралары булырга мөмкин дип борчылуы күренми, әмма бу әле протестлар булмаячак дигән сүз түгел, дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG