Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сезгә туңдырма кирәктер, ә без шигырь укып интектерәбез"


Казанда шагыйрьләр балаларны шигырь укып "интектерде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Казанда язучы-шагыйрьләр белән балалар очрашуы

1 июнь - балаларны яклау көнне Казанда Язучылар берлеге оештырган бәйрәм бик сүлпән үтте. Очрашуга килгән балалар язучы-шагыйрьләр сүзенә битараф калды.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан язучылар берлеге үз йорты бакчасында Казанның өченче гимназия һәм 18нче мәктәп балаларын җыеп Татарстанның танылган язучылары белән үзләренчә бәйрәм үткәрде. Читтән барысы да матур үтәргә тиеш иде кебек, әмма балалар теләге оештыручыларның уй-карашлары белән туры килеп бетмәде.

Монда катнашкан язучы-шагыйрьләрдән Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрәпова, Нәҗибә Сафина, Флюра Тарханова, Вера Хамидуллина, Лилия Газизова, Борис Вайнерлар үзләрен гадәти иҗат кичәсендә кебек хис итте. Әдәби җөмләләр белән тәрбияви чыгышлар яңгырады. Эмиль Җәләлетдинов кебек халык артисты, Юрий Коган җитәкчелегендәге “Фантазия” джаз-оркестры чыгышларын да мәктәп укучылары сүлпәнлек, битарафлык белән карады. Шагыйрь Роберт Миңнуллин балаларның хәленә керергә теләп, аларның уйларын өлешчә үзе үк яңгыратты.

“Мин сезгә карап торам да, җәлләп куям. Чөнки сез бүген кояшлы, эссе, матур көнне су коенырга тиеш идегез. Әлбәттә, шигырь белән тамак туйдырып булмый, сезгә туңдырма, тәмле-тәмле сулар кирәк иде. Ә без сезне шигырь укып интектерәбез. (Бу мизгелдә халык арасыннан бер язучы, алар тыңламый барыбыр, дип өстәп куйды. - ред.) Безгә ачуланмассыз инде, ярыймы? Сезне укытучыларыгыз, тәрбиячеләрегез алып килгәндер, озак тотмаска тырышырбыз”, диде Роберт Миңнуллин. Чыгыш ясаганнан соң шундук китеп тә барды.

Балалар битараф карашлы булса да, шагыйрьләр бер-бер артлы шигырьләрен сөйләүне дәвам иттерде. Укучылар үрле-кырлы сикерде, телефоннарында актарынды, игътибарлары шагыйрьләрдә түгел иде. “Тавышланмыгыз!”, дигәч, “Без аңламыйбыз аларны”, дигән җавап ишетелде. Араларында татарча аңламаучы рус телле укучылар да күренде. Шуңа да аларга бу чара гомумән кызык булмады. Бәйрәмдә укучыларга әдәби китаплар бүләк иттеләр, аларны да кирәк дип санамадылар. Китап бәясе 50 сум икәнен белгәч, малайлар-кызлар акчага алмаштырып булмасмы икән дип сораша башлады. Кайберләре, “Минем яшькә туры килми”, дип, башка балага бирде.

Оештыручылар исә бу күренешләргә артык игътибар итмәскә тырышты, бәйрәмне уңышлы үтте дип бәяләделәр.

“Оештырган бәйрәмебездән бик канәгать калдым. Бүгенге бәйрәм рәсми рәвештә ясалмаганга күрә, тамашачы да азрак булды. Монда балаларга иркен тоту атмосферасы тудырылды. Киләчәктә бәйрәмне тагын да кызыграк, тагын да матуррак итеп ясарга уйлыйбыз. Балаларның игътибарын җәлеп итәр өчен дә төрле ысулларын карап китәчәкбез. Берничә ел дәвамында Язучылар берлегендә Тукай исемендәге клуб эшли. Укучыларыбызны шунда чакырып калабыз. Мондый очрашулар традициягә әверелер дип өметләнәбез”, дип язучы, оештыручыларның берсе Лилия Газизова дежур сүзләр белән җавап тотты. Очрашу азагына кадәр мәктәп укучылары язучыларны, каләм ияләре балаларны аптыраган күзләр белән бер-берсен озатты.

XS
SM
MD
LG