Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда "Җәзаларга каршы комитет" офисына һөҗүм иткәннәр


"Җәзаларга каршы комитет" башлыгы Игорь Каляпин
"Җәзаларга каршы комитет" башлыгы Игорь Каляпин

Комитет хезмәткәрләре тәрәзәдән кача алган. Бу вакытта бина янында полиция булмаган.

Грозныйда бәйсез "Җәзаларга каршы комитет" офисына хөҗүм иткәннәр. Твиттерда хәбәр итүләренчә, битлекле яшь егетләр офиска бәреп кереп бөтен нәрсәне җимерә башлаган. Хезмәткәрләр тәрәзәдән качып котыла алган.

Аңа кадәр балта белән комитет машинасын җимергәннәр һәм ишекне ватып кергәннәр. Бу вакытта комитет бинасы янында полиция хезмәткәрләре булмаган.

Комитет бинасы каршына бүген тоткарланганда Ставрополь полициясе тарафыннан үтерелгән Джамбулат Дадаевны яклап митинг җыелган булган. Җыелганнар "Ни өчен Каляпиннар дәшми?", "Дадаев – башбаштаклык корбаны" дип шигарләр дә кычкырган.

Алдан монда "Чечня һәм Русиядә мәгълүмат агрессиясенә" каршы күп кеше катнашында митинг узарга тиеш булган. Чечня хакимиятләре фикеренчә, анда Русиянең бәйсез мәгълүмат чаралары "Новая газета", "Дождь" телеканалы, "Открытая Россия" хәрәкәте) катнашырга тиеш булган. Бу митинг кире кагылган, сәбәпләре билгесез. Чечняның рәсми сайтларыннан да аның булуы турында мәгълүмат юкка чыккан.

Русия хокук яклаучыларының мобиль төркеме Чечняда вахта ысулы белән эшли. Аңа Түбән Новгородтагы "Җәзаларга каршы комитет" башлыгы Игорь Каляпин җитәкчелек итә. Декабрь аенда Грозныйдагы офисны яндырдылар, ике хезмәткәрне полиция берничә сәгатькә тоткарлаган иде.

XS
SM
MD
LG