Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Урман авылындагы корал саклагычларда тагын янгын һәм шартлаулар


Урман авылы халкын эвакуацияләү

Урман авылы халкын эвакуацияләү

Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында урнашкан хәрби корал саклагычларда тагын янгын чыкты һәм шартлаулар башланды.

Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында урнашкан хәрби корал саклагычларда янә дә каза. 3 июнь көнне көндезге сәгать бердә биредә тагын янгын чыкты һәм шартлаулар башланды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, авыл кырыенда урнашкан хәрби саклагычларда башта янгын чыга. Беренче мәгълүматларга күрә, ут тәүдә дары сакланган тартмаларны юк иткән чакта чыга. Аннан инде янгын күп күләмдә дары мичкәләре сакланган келәтләргә күчә һәм аларда шартлаулар башлана.

Шартлаулар башлану белән хәрби кирәк-яраклар сакланучы келәтләргә якын урнашкан барлык йортларда яшәүчеләр дә хәвефсез урыннарга чыгарыла. Күп кенә кешеләрне район үзәге Иглин авылына күчерәләр. Андагы һөнәри училищеда 220 кешелек урын әзерләнгән. 14 автобус халыкны өзлексез ташый. Бирегә бер-бер артлы янгын сүндерү машиналары һәм Уфадан хәрби бүлекләр белгечләре килә. Әле Гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән йөзләп кеше һәм байтак техника хәрби саклагычлар тирәсендә эш алып бара.

2011 елның 26 мартында Урман авылы янындагы 99 санлы хәрби базада янгыннар чыгып коточкыч каза булды. Ул чакта хәрби кораллар шартлау нәтиҗәсендә авылның 800дән артык йорты һәм башка тораклар, шул исәптән бер мәктәп һәм балалар бакчасы җимерелгән һәм янган иде.

Ул казадан соң да биредә төрле гадәттән тыш хәлләр кабатлана торды. Авылда яшәүчеләр түрәләргә биредә һаман да төрле җирдә шартламаган снарядлар аунап ятуы турында хәбәр итеп торгаласа да, тиешле чаралар күрелми. Гамсез бәндәләрнең ул снарядлардан кыйммәтле төсле металларын алырга маташканда ике кеше һәлак булды һәм берничәсе яраланды.

2011 елгы зур казадан соң югарыдагы түрәләр Урманда хәрби базаның ябылуы турында белдерә килде. Әмма анда һаман да хәрби кирәк-яраклар келәтләре калганлыгы ачыкланды. Нәтиҗәдә тагын да бәла-каза килеп чыкты. Әлегә зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар бирүче юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG