Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркел: "Кырымны аннексияләү Европадагы тәртипне бозды"


Ангела Меркел һәм Владимир Путин
Ангела Меркел һәм Владимир Путин

Германия канцлеры Ангела Меркел G7 саммиты алдыннан язган мәкаләсендә Русиянең Кырымны аннексияләвен Эбола вирусы һәм Якын Көнчыгыштагы террорчы оешмалар белән беррәттән дөнья җәмәгатьчелегенә янаган иң зур куркынычларның берсе дип атый. Аның бу мәкаләсе Globe and Mail газетында басылып чыкты.

"Салкын сугыш тәмамлануга 25 ел узгач Европадагы тәртипнең Кырымны аннексияләү белән бозылуын күз алдына китереп була идеме соң? Яки Эбола вирусының кайбер Африка илләре үсешен туктатуын, ә Якын Көнчыгышта исламчы террор оешмасының ике дәүләт җирендә хәлифәт оештырырга маташуын", дип яза Меркел.

Меркел фикеренчә, G7 саммитының көн тәртибендә булган барлык бу сорауларга халыкара җәмәгатьчелек үз җавабын бирергә тиеш.

2014 елның февраль ахыры – март башында Русиядән китерелгән һәм Кырымдагы Русия Кара диңгез флоты базасыннан чыгарылган тамгасыз хәрбиләр Кырымны басып алды.

2014 елның 16 мартында Кырымда һәм Акъяр шәһәрендә ярымутрауның статусы турында янәсе референдум уздырылды һәм Русия Кырымны үзенә кушуын игълан итте. Украина, Европа берлеге, АКШ һәм башка илләр моны танымый һәм Кырымны аннексияләнгән территория дип саный.

XS
SM
MD
LG