Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатар әләме йөреше башланды


Киевта 3 июньдә кырымтатар әләменә багышланган флешмоб белән кырымтатар әләме йөреше башланды. Бу чара барышында кырымтатар әләме Украинаның төрле шәһәрләре аша узачак һәм теләктәшлек йөзеннән кырымларга тапшырылачак.

Киевның бәйсезлек мәйданына җыелган активистлар чарада катнашачак кешеләргә видео мөрәҗәгать яздырды. Алар шулай ук кырымтатар әләменә үз шигарләрен язып аны чираттагы шәһәргә – Львовка озатты.

Кырымтатар әләме Украинаның 14 шәһәре аша узачак.

Бүгенге флешмоб кырымтатар депортациясенең 71 еллыгына багышлап уздырылган "Без барыбыз да – кырымтатарлар" исемле чараның дәвамы булды.

Кырымда Кырымтатар әләме көнен 26 июньдә уздырырга җыеналар. Ул чараны төрле кырымтатар яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре вәкилләреннән торган комитет оештыра. Кырымтатар әләме көнен бәйрәм итү 2009 елда башланды.

XS
SM
MD
LG