Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:47

Германия юстиция министры футбол чемпионатларын яңадан карауны таләп итә


Кулга алынган FIFA түрәләре

Кулга алынган FIFA түрәләре

Германия юстиция министры Һайко Маас, күбрәк акча биргән ил чемпионатны үзендә үткәрергә тиеш түгел, ди.

Германия юстиция министры Һайко Маас, FIFAдагы коррупция җәнҗалы сәбәпле, 2018 һәм 2022 елларда дөнья футбол чемпионатларын үткәрү турындагы тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карау кирәк, дип белдерде.

"Блаттерны читләштерү кичекмичә аңлатмалар һәи тикшерүләр таләп ителүнең башы гына булырга мөмкин. Әгәр чемпионатның кайда булачагына тавыш бирүдә ришвәт катышкан икән, өр яңа карар кабул ителергә тиеш. Аңлашыла, күбрәк акча биргән ил үзендә үткәрергә тиеш түгел", ди Масс.

27 майда FIFAның беркадәр түрәләре коррупциядә гаепләнеп Цюрихта кулга алынды. Кичә FIFA җитәкчесе Йозеф Блаттер вазифасыннан китәчәген белдерде. Ул бу белдерүенә кадәр дүрт көн элек тагын биш елга FIFA җитәкчесе итеп сайланган иде. Федерациянең яңа җитәкчесе сайланганга кадәр ул вазифаларын башкарачак.

Җәнҗал башлангач FIFA​ның матбугат сәркатибе Вальтер де Грегорио, 2018 һәм 2022 елгы дөнья чемпионатлары барыбер Русия һәм Катарда узачак, дип белдердгән иде.

XS
SM
MD
LG