Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Казан һәм Сембердә Йосыф Акчураны искә алдылар


Йосыф Акчураның үлеменә 80 ел тулу уңаенан Казан һәм Сембердә оештырылган халыкара фәнни конференциядә Төркия, Татарстан, Кырым галимнәре катнашты.

Йосыф Акчурага багышлап Казанда беренче тапкыр оештырылган бу халыкара конференция "Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман" дигән исем астында узды.

Җыелышның беренче өлеше "Йосыф Акчураның гыйльми мирасы", икенче өлеше "Йосыф Акчураның Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге" дигән исемдә үтте.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында оештырылган конференцияне бу институтның мөдире Рафаил Хәкимов ачып җибәрде.

"Без Йосыф Акчураның татардан чыгуы белән горурланабыз. Гомумән, татар халкы шәхесләргә бик бай. XIX-XX гасырларда алар үсеп китте. Мәрҗәниләр, Муса Бигиевлар, Гаспыралы, инкыйлаб вакытында һәлак булган Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов, төрмәләрдә үлгән Муса Җәлил кебек.

Һәм бер төркем татар безнең Төркиягә күчеп шунда сакланып калды. Алар бер яктан Төркиягә, төрки дөнья өчен хезмәт итте, икенче яктан, алар татар халкыннан аерылганнары өчен үкенечле дә. Без күп еллар алар хакында бик белмәдек тә. Кайбер исемнәр безгә бүген генә кайта башлады.

Бу татарлар - зур төркем. Һәм шулар арасыннан Йосыф Акчура бер йолдыз кебек тора. Ул инде сәясәтче дә, тарихчы да. Йосыф Акчураны күбрәк Төркия галимнәре истә тота, аны өйрәнә. Без күп нәрсәне алар аша гына белдек,", дип Рафаил Хәкимов Төркиядән килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде.

Татарстандагы җыелышларда һәрдаим татар телендә чыгыш ясаган Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач бу юлы да әлеге гадәтеннән читкә тайпылмады.

"Йосыф Акчура Сембердә туган бер татар булса да, ул безнең дә шәхесебез. Чөнки Акчура Төркия республикасына фикри нигез салучыларыннан берсе", дип белдерде ул.

Чараны оештыручылардан, Казандагы Юныс Эмре Төркияне тикшеренү институты мөдире Ихсан Демирбаш фикеренчә, төрек һәм татар халыкларының бик күп уртак нокталары булуын, боларның иң әһәмиятлесе һәм хәзерге көнгә иң нык тәэсир иткәннәре төрек интеллектуаль тормышына йогынты ясаган татар зыялылары.

"Рәшит Рәхмәти Арат, Садри Максуди, Гаяз Исхаки, Йочыф Акчура һәм башкалар Төркия республикасының корылуында төрекләрнең сәяси һәм фәнни интеллектуаль тормышына үзләреннән бик зур уңай өлеш керткән шәхесләр", дип чыгыш ясады ул.

Галим Рафаэль Мөхәммәтдинов сүзләренчә, Йосыф Акчура киң белемле, тирән, тәнкыйди һәм аналитик фикер йөрткән кеше була.

"Ул галим дә, офицер да булган кеше. Тарихчы да, сәяәсәтче дә, җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист та булган күп кырлы шәхес була ул.

Йочыф Акчура 59 яшендә вафат була. Бу гомеренең 13 елын Русиядә уздыра, 5 елы Франциядә һәм калган еллары Төркиядә үтә.

Йосыф Акчура (1876–1935)

Йосыф Акчура (1876–1935)

Аның тормыш юлы зур үзгәрешләр чорына туры килә. Төрки халыклар Госманлы империясендә булсын, урыс империясендә булсын алар феодаль җәмгыять булып яшиләр. Акчураның тормышы ахырында бу төрки халыклар милләткә әвереләләр. Төркиядә төрек милләте, татар җирлегендә татар милләте формалаша. Бу-феодаль җәмгыятьтән, буржуаз җәмгыятькә күчү белән бәйле була.

Әлбәттә феодаль җәмгыятьтә халыклар милләт буларак түгел, ә этнослар буларак яшиләр. Әмма аларның исемнәре этнос белән бәйле булмый. Мәсәлән, татарлар ул вакытта үзләрен татар дип әйтмәгән. Алар без мөселман, без казаннар дигән, төрекләр исә, без госманлы без истанбуллы дигән. Менә шул милләт төшенчәсен беренчеләрдән булып Йосыф Акчура төрек дөньясына кертә башлый.

Милләт нәрсә ул һәм татарлар нинди милләт дигәндә Йосыф Акчура татарны Русия күләмендәге зур төрки милләтнең бер өлеше итеп саный. Аннан ул, татарлар үз милли территориясе булмаган бер милләт дигән. Һәм 1914 елда ул, милләт - ул тарихи килеп чыгышы, теле, һәм гореф гадәтләре нигезендә корылган җәмгыять, дип әйткән"

Төркиядән килгән галим Надир Дәүләт үз чыгышында Йосыф Акчура язган "Өч төрле сәясәт" китабына тукталды.

"Аның бу әсәре һәммә кеше тарафыннан яратылмады. Чөнки бу әсәр беренче тапкыр 1904 елда "Түрк" газетында басылып чыкканда байтак тәнкыйтьләргә дучар булды. Аның Госманлыны юк итү кебек бер карашы бар дигән нәтиҗә чыкты. Шул сәбәпле бүген Төркиядә дә төрлечә карашлар бар.

Йосыф Акчураның "Өч тарзы сәясәт" әсәре ким дигәндә 5-6 мәртәбә басылды. Аның шулай ук тарих әсәрләре дә басыла. Ягъни, Йосыф Акчураны алып торып булмый. Чөнки ул төрек мәдәниятенә, төрек сәясәтенә зур өлеш керткән бер шәхес. Мин аны татарлар өчен дә, төрекләр өчен дә иң алдынгы идеологлардан берсе дип саныйм", диде галим Надир Дәүдәт.

Конференциягә Йосыф Акчураның оныгы Төркиянең Билкент университеты галиме Йосыф Акчура да килгән иде. Әңгәмә барышында аның бабасы туган якларга беренче тапкыр аяк басуы билгеле булды.

"Мин күптәннән Казанга килергә тели идем. Үземне белә башлаганнан бирле бу яклар белән кызыксындым. Әмма Казанга килүем бүгенгә кадәр насип булды. Очкычтан чыкканнан бирле дулкынланып йөрим бу җирләрдә. Иске Татар Бистәсендә булдык, Юнысовлар өе яныннан уздык. Бабам укыган мәдрәсәгә дә кереп чыктык.

Әтиемә 8 яшь булганда бабам вафат була. Миңа 23 яшь тулгач исә минем әтием вафат булды. Шуңа күрә Йосыф Акчура турында минем кулымда беркем дә белмәгән хәтирә юк", дип белдерде ул.

30 майда халыкара конференция өченче һәм дүртенче сессияләре белән Сембердә дәвам итте.

31 майда исә конференциядә катнашучылар Иске Тимошкино бистәсендә җыелышның бишенче утырышын уздырып, җирле китапханәгә Зөһрә Акчурина исеме бирү һәм урта мәктәптә мемориаль билге кую тантанасында катнашты.

Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Ульян дәүләт университеты, Ульяновски өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте, Төркиянең Юныс Әмре исемендәге институты бергәләп оештырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG