Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Марьинка тирәсендә 5 украин хәрбие һәлак булган, 39 яраланган


Марьинка янында Русия яклы сепаратитлар ныгытмасы
Марьинка янында Русия яклы сепаратитлар ныгытмасы

Украина хәрби көчләре җитәкчелеге вәкиле Владислав Селезнев Марьинка янындагы сугышта сепаратистлар 30 кешеләрен югалтты дип хәбәр итә.

Украина көнчыгышында Марьинка авылы тирәсендә чәршәмбе атышлар вакытында 5 украин хәрбие һәлак булган, 39 хәрби яраланган. Бу хакта Украина президенты киңәшчесе Петр Бирюков Facebook-та хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сепаратистлар кичә Марьинканы кулга төшерергә теләгән, уңышсыз һөҗүмнәреннән соң алар чигенгән. Узган төн әлеге авыл тирәсендәге украин ныгытмаларына өч тапкыр ут ачканнар.

Украина хәрби көчләре җитәкчелеге вәкиле Владислав Селезнев Марьинка янындагы сугышта сепаратистлар 30 кешеләрен югалтты дип хәбәр итә. Дистәләрчә яралыны Донецки хастаханәләренә салганнар. Элегрәк үзбилгеләнгән Донецки халык республикасында 14 кораллы сугышчының һәм биш тыныч кешенең һәлак булуын хәбәр иттеләр.

Пәҗешәмбегә каршы төндә сепаратистлар Широкино, Пески, Станица Луһански, Золотая Новотроица авыллары тирәсендәге украин ныгытмаларына ут ачуны туктаткан.

"Интерфакс", "ДНР" вәкилләре белдерүенә таянып, узган төн Донецкида тыныч үтте дип хәбәр итә. Чәршәмбе атышларда 21 йорт җимерелгән. Шәһәр хакимияте һәлак булганнар һәм яраланганнар турында мәгълүмат тәгаенләнә дип белдерә.

XS
SM
MD
LG