Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

Депутат-коммунистлар Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгатьтә Сорос фонды “дистәләрчә ел эзлекле рәвештә Русиягә каршы эшчәнлек алып бара” дип белдерә.

Русия думасындагы КПРФ депутатлары баш прокуратурадан Сорос фонды буларак билгеле "Ачык җәмгыять" институтын "теләнмәгән оешма" итеп тануны сорый. Депутатлар АКШ финансчысы Джордж Сорс Советлар берлеген җимерүдә һәм шулай ук Украинада "әфлисун инкыйлабы" һәм Евромайдан оештыруда үз өлешен яшерми дип белдерә.

Русия президенты Владимир Путин 23 майда "теләнмәгән чит илләрнең һәм халыкара оешмалар" канунын имзалады. Әлеге канун нигезендә Русиянең конституцион төзелеш нигезләренә, илнең саклану мөмкинлегенә һәм ил иминлегенә куркыныч янаган чит илләрнең һәм халыкара оешмалар "теләнмәгән" дип бәяләнә ала.

Белгечләр һәм хокук яклаучылар фикеренчә, бу канун "Чикләрсез табиблар", Amnesty International, Халыкара Һельсинки төркеме, "Гринпис", "Чикләрсез репортерлар"га да куркыныч тудыра. Думада бу канунга каршы булган депутат Дмитрий Гудков сивил илләрдә бары тик мәхкәмә генә теге йә бу оешманың канун бозу-бозмавын хәл итә дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG