Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы ЖКХ-ларның бурычлары 875 миллион сумга җиткән


Татарстанлагы торак-коммуналь хуҗалыкларның электр өчен 22 миллион сум бурычлары бар.

Татарстандагы торак-коммуналь хужалыкларның газ өчен бурычлары 875 миллион сумга җиткән. Бу хакта Татарстанның төзелеш министры урынбасары Алексей Фролов җылыту вакыты төгәлләнүгә багышланган хөкүмәт утырышында белдергән.

Узган ел белән чагыштырганда бурыч 50 миллион сумга күбрәк. Торак-коммуналь хужалыкларның электр өчен 22 миллион сум бурычлары бар.

Татарстандагы ширкәтләрнең дә, мисал өчен "Аромат", "КАМАЗ" һәм башкаларның керемнәре кими. Хокук яклаучылар икътисади кыенлыклар көчәйгәндә халыкның хезмәт хаклары һәм түләү мөмкинлеге түбәнәя дип белдерә.

XS
SM
MD
LG