Accessibility links

Кайнар хәбәр

Келәш һәм Ар халкы мал каберлеге төзүгә каршы чыга


Үләт базы төзеләсе урын. ProUfu.ru фотосы
Үләт базы төзеләсе урын. ProUfu.ru фотосы

Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш һәм Ар авыллары халкы ике авыл арасында маллар өчен каберлек төзүгә каршы чыкты.

Халык бу каберлектән бүленеп чыкан үлек агуының бөтен әйләнә-тирәне пычратуыннан курка, чөнки үләт базын Дим елгасына якын урында ясарга җыеналар. Бу турыда ProUfu.ru сайты хәбәрчесенә шул авылларның берсендә яшәүче, үз исемен әйтмәүне хуп күргән берәү сөйләгән. Аның фикеренчә, үләт базы ясау шушы җирлектә экологик һәлакәткә китерергә дә мөмкин:

"Авырып үлгән малларның мәетләре җир астында тирәндә череп ятачак. Бүленеп чыккан пычраклар-агулар җир асты суларына эләгеп, мондагы кечкенә елгага кушылачак, аннан инде Дим елгасына да агып төшәр. Димгә моннан нибары чакрым ярым ара. Алга таба ни булыр соң? Без бит якында гына яшибез! Бу безнең тормышка ничек тәэсир итәр, күз алдыгызга китерәсезме?"

Башкортстанның Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов сүзләренә караганда, республикада мал каберлекләре төзү эшләре чынлыкта да бик авыр тора.

"Беренче чиратта, акча җитмәгәннән, – дип аңлата ул. – Төзи башлаулары яхшы. Чөнки мин беләм, мал үләксәләрен теләсә кая ташлыйлар – чүп өемнәренә, урманнарга да. Әлбәттә, мондый каберлекне сулыкка якын җирдә төзү куркыныч. Каберлекнең су кермәслек итеп ныгытылган булуы бик мөһим. Шул вакытта җир астыннан агучы эчә торган сулар агуланмас-пычранмас. Аннары, каберлектән файдалану вакытында да бөтен кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, югыйсә авыру споралары, шул исәптән себер язвасы да таралырга мөмкин”.

Каберлекне төзер алдыннан халык белән сөйләшү дә уздырырга кирәк дип саный эколог. Район хакимияте районда мал каберлеге төзергә бүтән урын юк диеп белдерә. "Бер урында безгә нефтьчеләр каршы төште, ә икенче урында – авыл хуҗалыгы министры төзергә кушмый", - дип сөйләгән җирле массакүләм мәгълүмат чараларына Ар авылы хакимияте башлыгы Сәлигәскар Моратов.

Куркынычсызлык нормаларына күрә мал каберлекләре коры һәм калку урында ясалырга тиеш. Алар һич кенә дә суга тиеп торырга тиеш түгел.

Чишмә районында булачак үләт базы төзелешендә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу ачыкланган да инде. Авыл халкы республика прокуратурасына мөрәҗәгать иткәннән соң, объектны тиешле тикшеренү һәм экспертизалар уздырып тормый гына төзергә теләүләре ачыкланган. Хәзер җирле хакимият вәкилләренә прокуратура куйган таләпләрне үтәргә туры киләчәк.

Татарлар өчен Келәш авылы бик кадерле, чөнки монда мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашева һәм шагыйрь һәм язучы Сәйфи Кудашевлар туган. Шагыйрь, язучы, драматург Мостай Кәримнең дә туган авылы. Келәш Уфадан 30 км ераклыкта урнашкан.

XS
SM
MD
LG