Accessibility links

Андрей Зубов: "Русиядә милләтләргә ачылу өчен шартлар тудыру кирәк"


Андрей Зубов
Андрей Зубов

Күренекле тарихчы Андрей Зубов Казандагы чыгышына комачаулауны хакимиятнең "Ачык Русия" фондына каршы чарасы дип бәяли һәм Русиядә милләтләрне кысмаска, аларга ачылу өчен шартлар тудырырга чакыра.

2014 елгы Кырым аннексиясен нациларның 1938 елгы Австрия аншлюсына тиңләгән мәкаләсе өчен Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтындагы эшеннән чыгарылган тарихчы Андрей Зубов Казандагы чыгышына полиция хезмәткәрләренең комачаулавын, тыңлаучыларны бомба эзләү сылтавы белән залдан чыгаруын "Ачык Русия" фондына каршы чираттагы бер чара дип исәпли. Азатлык тарих фәннәре докторы белән Казанда булган шушы хәл һәм татарларның Русия тарихындагы роле турында сөйләште.

Русиянең башка шәһәрләрендә мондый хәлләргә юлыкканыгыз бар идеме?

Юк. Беркайчан да мондый хәлнең булганы юк иде. Минем өчен бу беренче шундый очрак. Бәлки ялгышамдыр да, әмма монда минем катнашым бик юктыр дип уйлыйм. Бу "Ачык Русия" фонды аркасында шулай булгандыр дип исәплим. Бу фонд, белгәнегезчә, Михаил Ходорковский белән бәйле һәм бу чыгышны да ул оештырган, Казанга мине ул чакырган иде. Күрәсең, бу хәлләр шул фондка бәйледер. Алар белән мондый хәлләр элек тә булгалаган иде. Монда минем дә, минем чыгышымның да бернинди бәйләнеше юктыр дип уйлым.

Күпләр, бигрәк тә Урыс православ чиркәве Русия тарихында татарларның ролен гел яман итеп кенә сурәтләп килә. Русия тарихында татарларның роле нинди булган?

Русия тарихы, Урыс чиркәве һәрвакыт тискәре яктан гына бәяли дип әйтеп булмый. Хикмәт бөтенләй башкада. Көнчыгыш Русь кенәзләре башта Алтын Урдага, аннан соң аерым ханлыкларга бәйле булганнар һәм ясак түләгәннәр. Бу чор һичшиксез начар дип бәяләнә. Минемчә һәрбер милләтнең һәр ирексезлек чоры гомумән алганда уңай дип бәяләнә алмый. Әмма татарларның урыс тарихындагы урыны бу чагыштырмача кыска чордан күпкә зуррак. Мәсьәлән, безнең Русиянең XIX гасыр ахыры ХХ гасыр тарихы турындагы мин редакцияләгән ике томлы китапта татарларның да, башкортларның да роле бөтенләй башкача бәяләнә. Бездә үз тарихи җирләрендә яшәүче, үз тарихы булган халыкларның булуы искиткеч зур байлык. Иң мөһиме ул халыкларның берсен дә кысу булмаска, ә үз сәләтләрен, үз мөмкинлекләрен мөмкин кадәр ныграк ачу өчен, Владимир Соловьев сүзләре белән әйтсәк, тарихта теге яки бу халыкның үз идеясен ачу өчен шартлар тудырылырга тиеш.

Татарларның Русиядә сан ягыннан урыслардан кала икенче урында булуы бик зур әһәмияткә ия. Төрле яклап караганда. Тарихтан башлап бүгенге көнгә кадәр, мәдәни яктан да һәм хәтта икътисади яктан да.

Шул ук вакытта кайбер хөрмәткә ия кешеләр дә җитәкчелек деспотизмы, Русиянең нормаль Европа иленә әверелә алмавы өчен татарлар гаепле ди.

Ничек кенә сәер булмасын, соңгы тапкыр мондый фикерне мин берничә көн элек Киевта ишеттем. Ничек инде сез Татарстан, Дагыстан кебек республикаларга ия була торып, гомумән шундый православ булмаган, индоевропалы булмаган халыкларга ия була торып, Европа иленә әверелү турында хыяллана аласыз, диләр.

Мин аларга җавап биргәндә, Кушма штатларга карагыз, дидем. Анда күптөрле милләт вәкилләре бер-берсенә күрше булып яши, диннәре дә төрле. Шул ук вакытта Кушма штатлар иң алга киткән, иң бай ил.
Минемчә, Русиянең миссиясе бөтенләй башка. Кушма штатларга кешеләр читтән Япониядән, Кытайдан, мөселман илләреннән, Европадан, Африкадан, Латин Америкасыннан килә. Ә Русиядә халыклар элек-электән үз тарихи җирләрендә яши. Монда Болгар яки көньяктагы Дербент кебек тарихи шәһәрләр бар. Болар барысы да шушы илнең чынбарлыгы. Иң төп проблема шушы мәдәниятләргә үсү, ирекле рәвештә ачылу мөмкинлеге бирү. Минемчә, шул чакта бу халыклар дөнья цивилизациясенә һәм Европа цивилизациясенә ирекле һәм табигый рәвештә керәчәкләр.

Кайбер европалы әңгәмәдәшләрем белән сөйләшкәндә, Русиядә Европадагы бердәнбер буддист дәүләт Калмыкстан булуын беләсезме дигәч, алар гаҗәпләнеп кала. Ул Европада урнашкан һәм шул ук вакытта буддизм динендә. Ә мөселман республикалары монда шактый күп, Аллага шөкер, бу бит безнең байлыгыбыз, иң-иң зур байлыкларыбызның берсе. Шуңа күрә моны ниндидер киртә дип санау ахмаклык.

Сез татарларның сан ягыннан икенче урында булуын телгә алдыгыз. Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстан бик зур республикалар да түгелләр. Бу республикаларның Русияне реформалауга тәэсир итү мөмкинлекләрен күрәсезме?

Татарларның бары чиреге генә Татарстанда яши дияргә мөмкин. Башкортларның да шактый өлеше Башкортстаннан читтә яши. Гомумән бездә барлык диярлек халыклар Ленин белән Сталин "бүләк иткән" үз республикалары кысаларында гына яшәми. Нәтиҗәдә аларга киләчәктә Русия кысаларында ничек итеп үз халкы белән уртак тормышны оештырырга дигән проблем килеп баса. Минемчә милләтне катгый рәвештә ниндидер бер җиргә генә бәйләп куйган иске совет принцибын бераз үзгәртергә кирәк. Аны бетерергә димим, ә аңа милли-мәдәни мохтариятне өстәргә кирәк. Башкортстандамы, Мәскәүдәме, Владивостоктамы, Кеннигсбергтамы яшәвенә карамастан, татар кешесе, әгәр тели икән, үзен татар итеп хис итә алырга һәм Русиядә яшәүче татар халкына Татарстанда яшәүче татар кешесе белән бер дәрәҗәдәге тәэсир итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Татарлар өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә шулай булырга тиеш бу. Ул чын милли-мәдәни мохтарият булырга тиеш. Безнең федераль канунда язылганча хәзерге мәгънәсез мохтарият булырга тиеш түгел. Мәсьәлән, Беренче дөнья сугышына кадәр Австро-маҗар империясендә яки сугышлар арасында Эстониядә булган кебек чын мохтариятләр кирәк.

XS
SM
MD
LG