Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

"Кырымда тарихи атамаларга кайтуны Карасубазардан башлау кирәк"


Карасубазарга (Белогорски) керештәге язу

Карасубазарга (Белогорски) керештәге язу

Кырымда яшәүче тарихчы-галим Владимир Поляков ярымутраудагы тарихи атамаларны кире кайтару өчен хәзер иң кулай вакыт дип белдерә, әмма Мәскәүдәге түрәләр рөхсәт итәрме дигән сорау да куя.

Кырымтатарларның күпчелеге әле дә үзара "Акмәчеткә киттем", "Карасубазардан кайтам" дип сөйләшә. Тамырлары тарихка тоташкан, ата-бабалары кулланган атамалар әле дә аларның күңелендә. Кырым инженер-педагогия университеты галиме, ярымутрауның топонимика белгече Владимир Поляков фикеренчә, ярымутраудагы тарихи атамаларга кире кайту һичшиксез кирәк.

"Элек тарихи атамаларны кайтару җиңел иде. Аның өчен авыл шурасындагы депутатларның 51%ы уңай тавыш бирсә, шул җитә иде. Хәзер күпчелек авыл шураларында татарлар 75%ны тәшкил итә, әмма хәзер аларның тәкъдиме Дәүләт шурасында хупланырга тиеш. Әгәр югарыда утырган түрәләр үзгәртергә дип әйтсә, депутатлар авыл, шәһәр, урам атамасын үзгәртүне хуплаячак, әгәр кирәкми диелсә, депутатлар сәяси яктан ирекле булуларын барыбер күрсәтмәячәк", ди Поляков.

Владимир Поляков

Владимир Поляков

Галим фикеренчә, хәзер тарихи атамаларны кайтару өчен иң кулай вакыт. Ярымутраудагы документлар Русия кануннарына яраклаштырыла, яңа паспортлар бирелә. Бу хәл артык зур чыгымнарсыз гына тарихи атмаларга кайтуга да юл ача.

"Хәзер мин Кырымда ике катлау бар дип әйтер идем. Берәүләр Белогорски, Красногвардийски һәм башка шундый советлар заманында кушылган атамалар белән сөйләшә. Икенче катлау ул – тарихи атамалар белән сөйләшүчеләр. Бүген, беренче чиратта, Карасубазар (Белогорски) атамасын кире кайтару кирәк. Аннары авыл атамаларын. Әгәр Кырымда туризмны үстерәбез дип әйтәбез икән, һичшиксез, тарихи атамаларга кайту кирәк. Бездә башка бер җирдә дә кабатланмаган бик матур атамалар бар. Атамалар арасында грек, төрки һәм башка тамырларга барып тоташканнары да очрый. Әлегә кадәр каян килеп чыкканы билгесез атамалар да бар. Бәлки алар скифлардан ук киләдер", ди галим.

Кырым харитасы

Кырым харитасы

Әби патша заманнарыннан башлап узган гасырның 60нчы елларына кадәр Кырымның тарихи 1602 атамасы үзгәртелә. Екатерина II патшалык иткәндә Кырымны Русиягә кушкач Акмәчет Симферепольгә, Кизләү Евпаториягә, Кефе Феодосиягә, Акъяр Севастопольгә әйләнә. Поляков әлеге шәһәр атамаларын үзгәртергә кирәкми, алар тарихка тирән кергән инде дип әйтә.

Советлар заманында тарихи атамаларны юкка чыгаруның икенче этабы башлана. Кырымда Пролетарская, Советская, Роза Люксембург, Карл Маркс һәм башка коммунистик рухтагы урамнар пәйдә була. 1944 елда кырымтатарларны илләреннән сөрүдән соң атамаларга һөҗүмнең иң куркыныч чоры башлана. Совет хакимияте кырымтатарларны гына түгел, ә аларның тарихын да юкка чыгарырга тели.

Поляков сүзләренчә, хәзер халык тарихи атамаларга кайтырга ашкынып тормый. Бүген кырымнарны социаль проблемнар, акча мәсьәләсе күбрәк борчый. "Үткәнне хөрмәт иткән, миллилеккә омтылган интеллигенция катламы да юкарганнан юкара бара", ди галим.

Таракташ үзәнлеге. Тарихи рәсем

Таракташ үзәнлеге. Тарихи рәсем

Шулай да Кырымда үз җирләренең ватанпәрвәрләре булганнар, тарихлары өчен үлеп торганнар да бар. Советлар заманында Дачное исеме бирелгән авыл кешеләре, әлеге атама белән килешмичә, авылга керә торган җирдә Таракташ дигән язу утырта. Хакимиятләр башта авылның тарихи атамасына каршы төшә, язуны алып аткан очраклар да була. Хәзер авылга килүчеләрне таштан эшләнгән Таракташ дигән язу каршы ала. "Чын исемне кайтару өчен көрәшә торган бу бердән-бер авыл. Таракташ атамасын рәсмиләштерергә кирәк", ди Поляков.

Тарихи атамаларга кайту мәсьәләсен Поляков кырымтатарларның беренче корылтаеннан соң үк күтәреп чыккан була. Ул корылтай делегатлары теркәлә торган өстәлләрдә советлар заманында кушылган атамаларны күреп, тарихи исемнәрне кулланышка кертү кирәк дип газетта мәкалә бастыра. Корылтай делегатлары бу тәнкыйтьтән соң совет атамаларын кулланмый башлый.

Карасубазар. Тарихи рәсем

Карасубазар. Тарихи рәсем

Галим 25 ел Акмәчет шәһәре атамалары комиссиясе әгъзасы булып тора. Ул рөхсәтсез төзелгән йорт, урамнарны исемлеккә кертүгә ирешә. "Мин сайлаулар алдыннан җиргә каккан таякларны аларның (хакимиятләрнең) канунлаштырырга да мөмкин икәнлеген сизеп алдым. Кешеләрнең теркәлү документлары юк, аларны җиргә каккан таяк белән генә исәпли иделәр. Мин ул вакытта кырымтатарлар белән очрашып бөтен рөхсәтсез салынган урамнарның исемлеген төзедем. Бу документларны тапшырдым һәм ул үтте. Әнә шул вакытта Мәктәпле, Мәркәзле һәм кырымтатар галимнәре, хокук яклаучылары исемнәре белән аталаган башка урамнар пәйдә булды", дип сөйли Поляков.

Кырымда тарихи атамаларны кире кайтару өчен тагын бер комиссия төзелгән була. Поляков сүзләренчә, бу комиссиягә ярымутраудагы төрле милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сәясәтчеләр керә һәм комиссия эшләсен өчен алар кирәгеннән артык күп була. Бу комиссиянең ике-өч утырышы гына үтә. Ул вакытта тарихи атамаларга кайтуны грек җәмгыяте башлыгы һәм Поляков үзе хуплап чыга, калганнар каршы була. Шуннан соң комиссиянең эше туктала.

XS
SM
MD
LG