Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:39

Русия җәмәгать пулаты вәкиле Горбачев фондын "чит ил агенты" түгел микән дип тикшерү үтенече белән Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итте.

Горбачев фондын "чит ил агенты" түгел микән дип тикшерүне Юстиция министрлыгына Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Георгий Федоров юллаган. Аның фикеренчә, Ватандашлар инициативасы комитеты һәм Горбачев фондының әле күптән түгел генә игълан ителгән хисабында "яңа үзгәртеп корулар үткәрү, ягъни илдә сәяси реформаларга чакырулар бар".

Федоров шулай ук Горбаче фонды баш фатиры Сан-Францискода булган хөкүмәттән тыш халыкара оешма булып тора дип белдерә. Шуңа күрә фонд Русиядә сәяси эшчәнлек алып барган чит оешмасы буларак теркәлергә тиеш дигән карашта.

Фонда сүзчесе Павел Палажченко ТАССка оешманың чит илдә баш фатиры юк һәм чит илдән финансланмый дип белдергән. Горбачев фондын "чит ил агенты" итәргә омтылу бу беренче очрак түгел. 2012 елның июлендә, "чит ил агентлары" турында канун көчкә керүгә үк, Русия думасындагы "Бердәм Русия"дән депутат Роберт Шлегель шундый ук белдерү белән чыккан иде.

Русия юстиция министрлыгы сайтындагы исемлектә июнь башына илдә 68 оешма "чит ил агенты" итеп күрсәтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG