Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама G7 саммитын Русиягә чикләүләрне озайтырга чакырачак


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама 7 июньдә Германиядә ачылачак G7 саммитында оешма әгъзаларын Украинадагы хәрби чараларда катнашкан өчен Русиягә карата икътисади чикләүләрне озайтырга чакырачагын белдерде.

АКШ президентының дәүләт иминлеге мәсьәләләре ярдәмче урынбасары Бен Родс Русия икътисадына ныкъ тәэсир итүче чикләүләр мәсьәләсендә бердәмлек сакларга кирәк диде.

Родс әйтүенчә, чикләүләр Русия икътисадына бик зур зыян китергән. Барлык икътисади күрсәткечләр Русия икътисадының дөрес юнәлештә бармавын чагылдыра, диде Ак йорт вәкиле. Русиягә басымны дәвам итәргә кирәк, чөнки без Украинадагы низагка дипломатик чишелеш тулысынча гамәлгә ашырылмый торып басымның кимемиячәген күрсәтергә телибез.

АКШ дәүләт секретаре Джон Керриның май аенда булган Сочи сәфәренә тукталып Родс АКШ европаларга Русия белән элемтәләрне ачык тоту кирәклеген һәрдаим әйтеп килде, чөнки ул сәяси диалогны дәвам итү мөһим дип саный диде. Европалар да шундый ук диалог алып бара дип ул канцлер Меркел һәм президент Олландның Путин белән очрашуларын телгә алды.

XS
SM
MD
LG