Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә парламент сайлавы президент Эрдоган язмышын хәл итә


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркиядә 7 июньдә узачак парламент сайлавында яңа хөкүмәт төзү мәсьәләсеннән бигрәк ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның язмышы хәл ителәчәк.

7 июньдә Төркия парламентына 550 вәкил сайланачак. Әмма Эрдоган Төркия конституциясен үзгәртү максатында үзенең Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенең ныклы җиңүгә ирешүе өчен бар көчен куя.

Ул теләгән төп үзгәрешләрнең берсе – хәзерге Европа ысулындагы парламент хакимияте системын президент хакимияте системына үзгәртү. Андый үзгәреш була калса, узган җәйдә президент кәнәфиенә килгән Эрдоганның вәкаләтләре нык кына артачак. Башка фиркаләр исә хәзерге парламент хакимияте структурасын саклап калырга тели.

Синан Улген
Синан Улген

Истанбулдагы Икътисадны һәм тышкы сәясәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Синан Улген Эрдоганның президент хакимияте системын алга сөрүен үз кулына күбрәк хакимият туплау теләге белән аңлата. Улген әйтүенчә, президент системына күчү аңа моңарчы президент хакимиятен чикләп торучы күп кенә нәрсәләрдән арыну мөмкинлеге бирәчәк.

Эрдоган исә парламент системын бетерүне яклавын аның икътисади үсешне тоткарлавы белән аңлата.

Хәзерге парламент хакимияте системында Эрдоганның вәкаләтләре күбрәк символик кына булып кала.

Парламентта күпчелеккә ия булган Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе Төркияне инде 13 ел буе идарә итеп килә. Бу сайлауда да әлеге фирка җиңеп чыгар дип көтелә. Әмма, күзәтүчеләр әйтүенчә, Эрдоган көткән уңыш мөмкинлекләре соңгы атналарда кимегән. Эрдоган һәм аның фиркасе өчен бик мөһим булган ике сан мондый: парламентта 330 тавышка ия булу аларга конституцияне илкүләм референдум аша үзгәртү мөмкинлеге бирсә, 367 тавыш илнең төп канунын парламент кысалары эчендә генә үзгәртеп кую өчен җитәчәк.

Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе хәзерге парламентта 311 тавышка ия. Төп дөньяви оппозицион фирка булган Республикан халык фиркасе исә 125 урын били. Калган 114 урынны кечкенәрәк фиркаләр һәм бәйсез вәкилләр бүлешкән.

Аналитиклар Эрдоганның да Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенең дә популярлыгы төшү мөмкинлеген берничә сәбәп белән аңлата. Алар: коррупция турында киң таралган гаепләүләр, Төркия икътисадының көчсезлеге һәм эшсезлек дәрәҗәсенең чагыштырмача югары булуы. Хәзер Төркиядә эшсезлек дәрәҗәсе 11,3 процент дип исәпләнә. Бу соңгы биш елдагы иң югары процент.

2013 елда Истанбулның Гези паркында төзелеш башлауга протест белдерүчеләрне кырыс чаралар белән бастыру да Эрдоганның абруена тап төшерде. Әлеге чаралар рәтендә кырыс кануннар чыгаруны да санап була. Бу кануннар полициягә протестчыларга каршы корал куллану һәм кешеләрне мәхкәмә карарыннан башка гына тоткарлау хокукы бирә.

Улген әйтүенчә, кайбер кечкенә фиркаләрнең, шул исәптән көрдләр яклы харизматик Сәлахетдин Демирташ җитәкчелегендәге Халык демократик фиркасенең тиз үсә баруы Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенә парламентта күпчелекне югалту куркынычы тудыра.

Сәлахетдин Демирташ үз тарафдарлары алдында чыгыш ясый
Сәлахетдин Демирташ үз тарафдарлары алдында чыгыш ясый

Associated Press агентлыгы язуынча, элекке кеше хокукларын яклаучы 42 яшьлек Демирташ җитәкчелеге чорында Халык демократик фиркасе үз тәэсирен Төркиянең көрд төбәкләрендә көчәйтеп кенә калмыйча илнең башка төбәкләрендә дә сулчы һәм леиберал сайлаучылар җәлеп иткән.

Демирташ әйтүенчә, күпләр бу фирка Эрдоганның "чикләнмәгән хакимият омтылышларына" киртә куючы бердәнбер фирка булырга мөмкин дип исәпли. "Эрдоган президентлык дип атаган нәрсәне без диктатура дип атыйбыз", ди Демирташ.

Әгәр дә Халык демократик фиркасе парламентка үтеп керү өчен зарур булган 10 процент киртәсен узса, ул Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе вәкилләрен киметергә һәм аңа зур күпчелектә булу мөмкинлеге калдырмаска мөмкин.

Улген әйтүенчә, әгәр дә Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе үз хөкүмәтен оештыру өчен җитәрлек урыннарга ия булмаса, ул кайбер башка кечкенә фиркаләр белән коалиция төзергә мәҗбүр калачак, ә бәлки хәтта төп оппозицион фиркаләр Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенә каршы үз коалицияләрен дә төзергә мөмкин.

Улген фикеренчә, иң зур мөмкинлек – Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенең үтә уңчы Милләтчелек хәрәкәте фиркасе белән хөкүмәт коалициясе төзүе. Бу фирка хөкүмәтнең көнчыгышта көрдләр белән тынычлыкка ирешү тырышлыкларына кискен каршы чыга.

Икенче мөмкинлек буларак Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе белән Республикан халык фиркасе арасында зур коалиция төзү атала. Шулай да Улген Эрдоган мондый берлек мөмкинлеген карарга теләмәс дип исәпли. Аның әйтүенчә, мондый берлек аның президент хакимияте системына күчү ниятләренә нокта куячак.

Шулай ук Республикан халык фиркасе, Халык демократик фиркасе һәм Милләтчелек хәрәкәте фиркасе арасында коалиция төзү мөмкинлеге дә була алыр иде. Әмма Халык демократик фиркасе белән Милләтчелек хәрәкәте фиркасе арасында кискен идеологик каршылык моңа мөмкинлек бирмәскә охшый.

Associated Press Эрдоган былтыр илдәге беренче турыдан-туры президент сайлавында әлеге формаль вазифага сайлану, элекке еллардагыча парламент сайлавында үз фиркасен премьер-министр буларак җитәкләмәү ниятен игълан итеп артык комарланып китте дип яза. Ул президент вазифасында үз хакимиятен парламенттагы көчләрен арттыру ярдәмендә ныгытырга өметләнә. Ә хәзер инде бу 2002 елда Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе хакимияткә килгәннән бирле илне җитәкләп килгән көчле сәясәтченең зур ялгышы булып чыгарга да мөмкин.

XS
SM
MD
LG