Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама һәм Порошенко G7 саммиты турында сөйләште


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Украинаның суверенлыгы һәм территориаль бөтенлеге өчен тырышлык күрсәтәчәкләрен белдерде.

АКШ президенты Барак Обама Украина президенты Петр Порошенко белән Германиядә булачак "Зур җиделек" саммитында Украинага багышланачак сөйләшүләр һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низаг турында телефоннан гәпләште.

Ак йорт матбугат хезмәте белдерүенчә, Обама һәм Порошенко күптән түгел генә сепаратистларның һәм Русия хәрбиләренең Донецки янында хөҗүмнәренә борчылу белдергән һәм Русияне, сепаратистларын Мински килешүләрен үтәргә чакырган.

Обама халыкара хезмәттәшләре белән бергә Украинаның суверенлыгы һәм территориаль бөтенлеге өчен катгый рәвештә тырышлык күрсәтәчәкләрен белдергән.

Обама шулай ук Украина көнчыгышындагы низагны дипломатик юл белән чишү яклы булуы һәм сепаратистлар, Русия Мински килешүләрен үтәмәсә моның җавап җавап бирергә мәҗбүр итәргә кирәклеге турында да әйткән.

XS
SM
MD
LG