Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрид Мөхәммәтшин Омски татарлары белән очрашты


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Русия төбәкләрендәге инновацияләргә багышланган форумда катнашу өчен Омскига килгән Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җомга көнне татарлар белән очрашты.

Омскида 5-6 июнь көннәрендә Русия төбәкләрендә социаль инновацияләргә багышланган форум узды. Фикер алышуда Русиянең 73 төбәгеннән канун чыгару һәм башкарма хакимият җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре, фән, мәгариф, медицина әһелләре катнашты.

Форумны Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко ачты һәм Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда уңышлы башкарыла торган социаль програмнарны мисал итеп китерде.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумның беренче көне тәмамланганнан соң татарлар белән очрашты. Очрашу Омскиның җәмигъ мәчетендә узды. Анда Омскиның татар оешмалары активистлары, кайбер эшмәкәрләр катнашты.

Өлкәнең татарлар тупланып яшәүче Большеречье районыннан Үләнкүл авыл җирлеге рәисе Ләйлә Мөхәммәтшина, Үләнкүл мәктәбе директоры Вәли Давлетбагин, авыл мулласы Фагыйл хәзрәт Колбагин килгән иделәр. Матбугат чараларыннан бары тик Омскиның милли-мәдәни мохтарияты нәшер итә торган ”Татар дөньясы” газите мөхәррире Гөлсинә Әхмерова гына булды.

Очрашуга килүчеләрне Себер ягы мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов каршылады. Очрашу барышында кайнар фикер алышу барды. Фәрит әфәнде өлкәдәге хәлләр белән бәйнә-бәйнә кызыксынды – татарларның саны, татар теленең саклану дәрәҗәсе, гаиләдә кулланышы, мәктәпләрдә укытылу-укытылмавы һәм башкалар.

“Инглиз телен акча түләп өйрәнәләр, татар телен өйрәнә алмыйлар, теләмиләр. Мин үзем хәзер халыкка белдерәм – рус авылында үстем, татар телен белми идем, өйрәндем. Биш ел буена өйрәндем. Туфан Миңнуллин да, Роберт Миңнуллин да, Разил Вәлиев та өйрәтә, шигырьләр язып бирәләр, сүзләрен аңламасам да, аларны укыйм, көзгегә карап укыйм – өйрәнәм.

Хәзер Татарстанда без татарча да, русча да, инглизчә яисә башка чит ил телләренә дә өйрәтәбез. Кайбер рус гаиләләре татарчаны татарлардан да тырышыбырак өйрәнәләр. Нигә кирәк ул сиңа, Ваня, дип сорыйм. Татарстаннан китәргә җыенмыйбыз, русча, инглизчә беләм, татарча да белсәм эшкә урнашарга да җиңелерәк, татарлар да хөрмәт итә, дип әйтә”, дип сөйләде Фәрит әфәнде.

Фәрид Мөхәммәтшин Омски татарлары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00
йөкләү

Форсаттан файдаланып, Омски өлкә мохтарияте рәисе Рафаил Зәбиров оешмасы өчен аерым бина булдыруда ярдәм сорады. Фәрит Мөхәммәтшин, “Сентябрь аенда сайлаулар булачак, Татарстанда да, сездә дә. Назаровка әйтермен, татарлар тавыш бирәчәкләр, сайлансын. Аннан соң без Омски өлкәсе белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешү төзербез, шул очракта аерым бина турында да сүз алып барарга да мөмкин булыр”, диде.​

XS
SM
MD
LG