Accessibility links

"Эрдоган супер президент республикасын төзи алмаячак"


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сайлаудан соң сериал төшерүче артистлар белән
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сайлаудан соң сериал төшерүче артистлар белән

Эрдоган фиркасен көчсезләндерергә теләүчеләр көрдләр яклы Халык демократик фиркасенә тавыш бирде, ди сәясәт белгече Илшат Сәетов.

Төркиядә 7 июньдә узган парламент сайлавы ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның алдагы 1-2 елда проблемнары күп булачагын күрсәтте. Бу проблемнар Төркиянең икътисади хәлен яхшырту гына булмаячак. Соңгы елларда тулаем үсеш булмаган, фәкыйрьләр саны арткан Төркиянең яңа хөкүмәте төзелсә дә бер елдан артык эшли алмаячак, диде Азатлыкка сәясәт белгече Илшат Сәетов.

"Каршы тавыш бирү булды бу. Демирташ (көрдләр намзәте Сәләхетдин Демирташ – ред.) узган президент сайлавында 9% тавыш алган иде. Бүген аның фиркасе 10%лык чикне үтеп 13% тавыш, парламентта 80 урын алды. Ләкин алар өчен көрдләр генә түгел, Эрдоганның АK партиясенә каршы чыгучылар да тавыш бирде. Алар көрдләр фиркасен (Халык демократик фиркасе – ред.) яратмый, әмма максат – АК (Adalet ve Kalkınma) партияне көчсезләндерү иде һәм алар аңа иреште", диде кичә узган сайлауны күзәткән Илшат Сәетов.

Эрдоганга каршылык көрдләргә көч бирде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

Узган елларда Төркиядә байлар белән фәкыйрьләр арасындагы аерма нык артты. Эрдоган төзегән систем аркасында илдә хокук өлкәсе эшләмәде, читтән инвестицияләр килми башлады, акча илдән китте. Стратегик яктан сайлау нәтиҗәләре яхшы дип бәяләнә. Ниһаять Төркия кире эшләү рәвешенә кайта алачак. Әмма алдагы 1-2 ел әле авыр булачак, дип фаразлый Илшат Сәетов.

"Бу сайлаудан соң Эрдоган “супер президент” республикасын ясый алмый. Парламентны санга сукмыйча үз кануннарын үткәрә алмый. Кабул ителгән кайбер кануннар гамәлдән чыгарылачак дип фаразлыйм. Соңгы елларда полиция, күзләү хезмәтенә киң вәкәләтләр бирелеп, бер кешегә буйсындырылган иде. Болар үзгәрәчәк. Юстициядә үзгәрешләр булачак. Хәзер Эрдоган парламентка кергән фиркаләрнең берсенә баш иеп коалициягә берләшик дип сорарга тиеш. Берләшкәч аларның сүзен тыңларга тиеш", диде күзәтүче Илшат Сәетов.

Бу шартларда белгеч алдагы 1-2 елда хөкүмәт һәм парламентның халыкның хәлен кайгыртырга вакыты калачагына шикләнә.

"Шушы 1-2 елда халык өчен тискәре нәтиҗәләр булырга мөмкин, чөнки хөкүмәт хәзер сәяси бәхәсләргә батачак. Икътисадка вакытлары күп калмаячак", диде ул.

Хөкүмәт төзелсә дә, иң озак дигәндә 2016 елга кадәр генә эшләргә мөмкин. Киләсе елда Төркиядә яңа сайлаулар уза ала дип фаразлана.

Премьер-министр Әхмәт Давутоглу җиңүне игълан итеп "АK партия милләтнең умыртка сөяге һәм әйдәүче көче булып калачагын" белдерде.

Әхмәт Давутоглу: Ак партия Төркияне җитәкләячәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00
йөкләү

Дүшәмбе иртән Төркиянең Үзәк сайлау комиссиясе 25нче парламент сайлаулары нәтиҗәләрен игълан итте.

– Гаделлек һәм тәрәккыять (АK) фиркасе – 258 урын

– Җөмһүрият халык партиясе – 132 урын

– Милли халык партиясе – 80 урын

– Халык демократик фиркасе 80 урын

Сайлауда 47 миллион 462 мең 695 кеше (86.5%) катнашкан.

XS
SM
MD
LG