Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Казанда "Нәүрүз" фестивале дәртле биюләр белән тәмамланды


5 июнь Казанда Камал театрының Кабан күле ярындагы амфитеатрында төрки халыкларның XII "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленең ябылу тамашасы булды. Оештыручылар аннан гайре рәсми күңелле бәйрәм ясады. "Нәүрүз"гә килүче чит ил кунаклары әлеге тамашадан да, фестивальнең үзеннән дә бик канәгать калды.

Әлеге фестиваль 2 июнь Камал театры бинасында ачылган иде. Анда төрки телле театр әһелләре, Русиянең атаклы сәнгать белгечләре катнашты. Тантананы Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин башлап җибәрде, ул төрки кардәшләрне сәламләде. “Нәүрүз” фестивален дуслык күпере дип атады һәм аның никадәр мөһим булуына басым ясады.

Уникенче тапкыр оештырылган әлеге проект быел Казакъстан театры сәнгатенә багышланды, чөнки I “Нәүрүз” халыкара театр проекты 1989 елда Алматы шәһәрендә оештырылган иде. Бу очраклы хәл түгел, Казакъстан театрлары төрки театрлар хәрәкәтендә актив катнашучылардан санала. Казан тамашачысы казакъларга хас театр формаларының һәм тематик юнәлешләрнең күптөрлелеге белән танышты.

Фестивальдә барлыгы 17 спектакль тәкъдим ителде. Алар Камал, Тинчурин, “Әкият” курчак театрларында зур уңыш белән уйналды. Ләкин, кызганыч, илебездә булган икътисади кризис аркасында күп театрлар проектта катнаша алмады.

“Нәүрүз” форумы кысаларында дөньяның төрле почмакларыннан 15 педагог 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция үткәрде. Форумда 150дән артык кеше катнашты.

Фестиваль-форумның белем бирү программасы биш секциягә бүленде: "Актерлык осталыгы һәм практик режиссура", "Режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр", "Бүгенге заман драма театры, менеджмент, пиар һәм кануннар", "Курчак театры сәнгате", "Театр тәнкыйте".

"Нәүрүз"нең беренче көнендә тамашачыларга Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт академия драма театрының “Коркыт тәүбәсе” миф-легендасы тәкъдим ителде. Шулай ук быелгы фестивальгә Кырымтатар академия музыкаль-драма театры (Акъяр) "Аршин мал алан" дигән музыкаль комедия алып килгән иде. Кырымтатарларның бу әсәре 1913 елда Узеир Гаджибеков тарафыннан язылган, әмма театр аны заманча алымнар белән яңача тәкъдим итте.

Фестиваль барышында дөньяның танылган сәнгать әһелләре, театр тәнкыйтьчеләре белән мастер-класслар, милли театрлар проблемаларын чишүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр утырышлары да узды.

"Нәүрүз"нең ябылу чарасы Кабан күле ярындагы амфитеатрда үтте. Монда “Туран” этно-фольклор ансамбле чыгыш ясады, төрле истәлекле бүләкләр бирелде, җылы уй-теләкләр, оештыручыларга рәхмәтләр әйтелде. Соңыннан барлык катнашучылар татар, төрек, казакъ һәм башка төрки телләрнең дәртле көйләренә биеп күңел ачты.


XS
SM
MD
LG