Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Төмән районы Сабантуена Акъяр авылы янындагы матур болынга биш меңләп кеше җыелды.

Төмән районы Сабантуена Акъяр авылы янындагы матур болынга биш меңләп кеше җыелды.

– Бу урын Сабантуе үткәрү өчен бик уңайлы, яшеллек, урман да ерак түгел, ат чабышы да халыкка зыян килмәслек итеп оештырылган. Якында гына шәһәргә юл алучы автобус тукталышы да. Болай Сабантуйга килергә теләүчеләр өчен махсус автобуслар да бар иде. Көн дә бик матур булды. Уеннар өчен дә аерым корылган мәйданчыклар әзерләдек. Сату, ашау-эчү рәтләре дә мулдан бүген. Ә инде хакимиятләр, гадәттәгечә, үз сәнгать осталарын, борынгыдан килгән тарихи бизәкләргә бай булган милли “йорт”ларын, татар аш-суларын алып килгәннәр. Һәркайсы кадерле кунакларга бер йола күрсәтергә тиеш иде. Елдан-ел остаралар, башка елларда сүлпәнрәк авыллар да активлаша. Быел Рамазан аенда милләттәшләребез Сабантуйлар, шундый чаралар үткәрмәячәкләр, шуңа да июль ахырында булачак өлкә Сабантуенда лаеклы катнашырга әзерләнәбез, - дип сөйләде Төмән районы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Сабантуйның төп оештыручысы Хәмзә Биктимиров.

Хакимиятләрнең мәдәният хезмәткәрләре, чынлап та, бик тырышканнар. Алдагы елларда сүзләрен күп халык арасында жюри әгъзалары да ишетмиләр иде. Быел һәркайсында микрофон, рәхәтләнеп тамаша кылырга була. Кайберләренә оештыручанлык кына җитеп бетми. Каскара хакимиятенә караган Талымхан мәдәният үзәгендәге тәҗрибәле белгечләр быел да сынатмадылар. “Әдәбият елына багышлап әзерләгән чыгышыбызны Александр Пушкинның “Алтын балыгы” белән бәйләдек. Шул ук вакытта, авылыбызда яшәүчеләр элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгәнне истә тотып, ирләрен балыкка озатучы хатыннар белән бәйле йоланы да күрсәтеп үттек. Хатыннарга ирләре киткәнне күрергә ярамаган, алар күздән югалгач кына борылып, су иясе мәрхәмәтле, юмарт булсын дип икмәк валчыклары ташлаганнар”, - дип аңлатып китте районда беренчелекне алган үзәк җитәкчесе Раиф Сабиров.

Тагын да “Ястык тутыру”, “Кыз карау”, “Сөлге җыю”, “Терлекләрне җен-зәхмәттән өшкерү”, “Күсайтын” кебек йолалар башкарылды.

– Себер татарларында “Күсайтын” дигән гадәт бар. Гаилә әгъзаларының берсе юлга чыкса, аны юлда бәла-казалардан саклау өчен ике утын агачын кире әйләнеп кайтканына кадәр салып куялар. Ә кайчан, мисалга, бала армиядән кайта икән, ул утын агачлары белән мичтә ут кабызалар һәм кунаклар керүгә азык-төлек әзерлиләр. Кунаклар өйгә: “Күсегез айтын!” – дип керәләр (күңелегез тынычландымы мәгънәсендә). Хуҗа: “Үсегескә йолашсын!” (сезгә дә шуны телим) – дип җавап бирә, - дип яза бу гадәт турында Тубылдагы галим Клим Садыйков.

Сабантуйга хас төрле уеннар, спорт ярышлары үтте, сәхнәдән көй-моң агылды. Район алдынгылары төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Көрәштә баш батыр исемен чираттагы мәртәбә Турал Азимов алды. Иң күп бүләк индрәйләргә эләкте. “Болар тагын бераз ныгыса, үссә, үз милләтебез кешесе тәкәгә лаек булыр әле”, - дип теләкләрен теләделәр тамашачылар.

Көрәш тә халыкныкы булудан туктау белән бергә (спортчылар гына катнаша), тагын бер Сабантуй бизәге – ат чабышында да нәселле атлар көч сынаша хәзер. Яркәү районының Карбан авылы егете Рәшит Вәлитов тәрбияләгән “Модник” кушаматлы чабышкы икенче ел беренчелекне бирми. “Минем атлар җиденче ел Сабантуйларда җиңеп килә, - дип алар белән горурлануын белдерде Рәшит Вәлитов. – Бу ат -чиста инглиз нәселле чабышкы, Краснодардан алып кайттым. Икенчесе ике яшьлек кенә, курыкты, кырыйга китте. Чыгымнар, әлбәттә, күп инде. Монда алып килер өчен генә 5-6 мең сум кирәк. Беренче урын өчен 12 мең сум бирделәр. Әле җайдакларга түлисе дә бар. Бу кыенлыктан тагын ит өчен йөз баш ат асравым коткара. Ат белән кечкенәдән җенләнгәнгәдер инде бу мавыгуым. Без бит авылда ат белән үскән малайлар”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG