Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

“Русия-ислам дөньясы” төркеме утырышы террорга каршы көрәшкә багышланачак


"Русия - ислам дөньясы" Мәскәүдә "Ислам дәүләте" төркеменә каршы торуны тикшерәчәк.

11-12 июньдә Мәскәүдә узачак “Русия-ислам дөньясы” алдан күзаллау төркеменең утырышын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак. Әлеге утырыш быел ваһһабчылык һәм “Ислам дәүләте” террор төркеменә каршы торуга багышлана.

Чарада Русия һәм чит илдән 30лап вәкил, аерым алганда галимнәр, элекке президентлар һәм премьерлар, сәясәтчеләр катнашачак.

“Әлеге төркемнең төп бурычы – мөселман дөньясының Русия белән якынаюы. Моның өчен без “Русия – ислам дөньясы” дигән сайт эшлибез. Ул якынча көз көнне эшләп китәчәк. Анда ислам дәүләтләре турында язмалар, фильмнар, әдәбият, шулай ук чит ил кешесе безнең ил турында мәгълүмат ала алсын өчен Русия турында да язмалар булачак. Без шулай ук китапларны урыстан гарәп, гарәптән урыс теленә тәрҗемә итүче оешма да булдырырга исәплибез”, диде төркемнең координаторы Вениамин Попов.

XS
SM
MD
LG