Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Халиков: "Татарстанның Казан-Прага арасында туры очышларга кызыксынуы бар"


Чех һава ширкәте марттан туры очышлар булдырырга ниятләгән иде, әмма билетларга ихтыяҗ кимү сәбәпле, аннан баш тартты.

Бүген Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Иржи Колиба белән очрашуда Казан-Прага арасында туры очышлар кирәклеге турында искә төшерде.

"Бүген Казан белән Прага арасында туры очышларны башлауга кызыксыну бар", диде ул.

“Чехия һава юллары” ширкәте 2015 елдан 29 мартыннан Прага-Казан очышларын башларга җыенган иде. Очышлар атнасына ике тапкыр булыр дип планлаштырылды. Әмма Русиядә билетларга ихтыяҗ кимү сәбәпле, февраль аенда CSA Czech Аirlines чех һава ширкәте Казанга очышларны башлаудан вакытлыча баш тартты.

Шул ук вакытта Русиядә икътисади хәл яхшыргач, очышлар кире кайтарылачагын кире какмады.

XS
SM
MD
LG